erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан фәненең векторын билгеләде

Агымдагы унъеллык дәвамында Татарстан фәне ресурслар белән тәэмин ителеш һәм алынган нәтиҗәләр буенча принципиаль яңа дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш.

Бу ил һәм республиканың технологик һәм икътисади үсешендәге ыргылыш өчен кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәне көне уңаеннан ТР Фәннәр академиясендә фәнни җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышында шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, тантананың нәкъ менә ТР Фәннәр академиясе мәйданчыгында үтүе Татарстандагы фәнни бергәлек өчен аның интеграцион функциясенең әһәмиятен искәртә.

«Россия Фәне көне Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. Әле XIX йөздә үк барлыкка килгән Казан фәнни мәктәпләре республиканы чит төбәкләрдә дә танытты. Татарстан галимнәренең бүгенге буыны үз элгәрләренең эшен лаеклы рәвештә дәвам итә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул Россия субъектларының илкүләм фәнни-технологик үсеш рейтингында республиканың бишенче урынны биләвен билгеләп үтте. Бу – аның территориясендә эшләүче 13 мең галимнең казанышы. Төбәк тикшеренү учреждениеләренең «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының барлык төп чараларында да уңышлы катнашуы - әлеге эшнең нәтиҗәле булуына тагын бер дәлил.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-2030-elga-kadar-tatarstan-fanenen-vektoryn-bilgelade-5866759

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X