erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2023 күргәзмәсен ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чакыруы буенча Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты. Татарстан предприятиеләре күргәзмәдә 1995 елдан бирле катнаша.

Утызынчы юбилей күргәзмәсендә Россия павильонында «Рособронэкспорт» акционерлык җәмгыяте, «Алмаз-Антей» концерны, «НПО «Высокоточные комплексы» акционерлык җәмгыяте, «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте, «Швабе-Медиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «ОПК» акционерлык җәмгыяте, Ульяновск патрон заводы, ФПК «Казанский ГКПЗ» оешмасы тәкъдим ителде.

«Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр продукциясе белән танышты. Моннан тыш, Россия вертолетлары стендына куелган продукцияне карады», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Россия белән Әмирлекләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга актив ярдәм итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – республиканың төп сәүдә-икътисади партнерларының берсе. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 5 тапкырга диярлек артты һәм 28,6 миллион доллар тәшкил итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-abu-dabida-idex-2023-kurgazmasen-acuda-katnasty-5867297

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X