Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рәшит Шамкай: «Урамга чыгар хәлем юк, бәйләнәләр»

    Аны барыбыз да беләбез. Күз өстендәге каш кебек кеше бит ул. Шул ук вакытта белмибез дә шикелле. Бу юлы хәл белешү өчен Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай янында булдык. Үткәннәрне хәтерләп, бүгенгене барлап утырдык.

    «Театрда рольсез тормадым»

    – Рәшит абый, театрда сезнең үз йөзегез, үз репертуарыгыз бар иде. Көннәрдән бер көнне киттегез дә бардыгыз. Соңгы тапкыр кайсы спектакльдә уйнадыгыз?
    – 2000 еллар. Марсель Сәлимҗанов «Зәңгәр шәл»не әзерли иде. Мине Галәветдинне уйнарга билгеләде. Театр­дан арымадым, ә туеп киттем. Үз вакытында эшләдем, зур исемнәр алдым. 1987 елда Татарстанның халык артисты исемен бирделәр. Театрга мин үземне исбатларга килдем. Бу хакта яздым да. Бервакытны сәхнәдә сүзләремне оныта башладым. Сөйләргә күп бит. Олыгая башлагач, бабай кит, дисәләр дә аптырамаска икән. Хәзер эшләгәнем өчен пенсия түлиләр, тик җитми. Ярый әле анысын бирәләр.

    – Театрга үпкә калдымы? Сәхнәгә чыгу теләге бармы әле?
    – Театрга түгел, хөсетле кешеләргә үпкә калды. Сәхнәсез торганым юк ич. Ә театрда, юк, уйнамас идем. Хәзер башкаларның хаталарын күреп торам. Кеше эшләгәнне күзәтәм. Шунда ук кайсының артист, кайсысының артист түгеллеген таныйм. Хәзер төчеләнү күп, җүнле-башлы эш күрсәтмәгән кешеләргә исем бирәләр.

    – Уйныйсы килмәгән рольләр бар идеме театрда?
    – Юк, юк, андый әйбер булмады. Дөресен әйтергә кирәк, мин һәр рольне җиренә җиткереп, тырышып уйный идем. Марсель Сәлимҗанов мине рольсез тотмады. Еллар узды, эшкә йөрергә уңайсыз була башлады. Театр­га якынрак урыннан фатир сорадым. Шамил Зиннурович тырышып йөргән иде – барып чыкмады. Мин кирәкмим икән, дидем. Өч-дүрт бригада акча эшләргә чакырып тора иде, китеп бардым.

    – Беренче тапкыр акча эшләргә киткән чагыгызны хәтерлисезме?
    – Иң беренче үзебез эшли торган театрда кечкенә генә төркем оештырдык. Хәйдәр, Әсхәт, Фирая, Люция шулай биш кеше җыелдык та чыгып киттек. Шушы бригада белән Татарстанны, Самараны әйләндек. Минем репертуар бай. Акча өчен шулай шабашкага йөрдек, 1975 еллар бу.

    – Соңгы вакытта бик актив эшләп алдыгыз. «Биш татар», диләрме әле сезне?
    – Аны Алмаз Хәмзин бик оста итеп оештырды. Мин, Хәлим Җәләй, Равил һәм Рәшит бар иде. Бик тырыштык, халык та яратып йөрде. Үзем бик күп бригадалар белән, Габделфәт белән дә эшләдем. ИлСаф белән йөргәндә, Яңавыл турында авариягә эләгеп, машинадан очып чыктым. Әздән генә исән калдым. Юк-юкта мишәр дип, концерт куярга да алып чыгып китәләр. Альбина Апанаева белән яхшы программа төзедек. Шулай йөреп акча җыйдым, фатирлар алдым. Ул фатирлар җиде-сигезгә җитте безнең. Берсен аласың, берсен алыштырасың. Бүләк итеп бирмәделәр, эшләп алдым. Күңелең тыныч, кәеф булганда, барысын да булдырып була.

    – Рәшит абый, каралып торган кашларыгыз агарган, буяп чыгарга туры киләме? Нишлисез?
    – Юк, буямыйм, Ходай биргән каш. Алдырырга да кушалар. Каш – әтинеке, Шәмкәй ыруыннан килә. Ике абый бар, аларда каш юк менә. Сәхнә өчен образлар тудырырга бара. Кашны чын түгелме-юкмы икән дип тартып караучылар да бар.

    – Көлкеле видеоларга күп төштегез. Интернетта бик күп алар, үзегезне карыйсызмы?
    – Интернетны белмим. Тутырганнар инде, әйтәләр. Әле бик оятсызлары да бар. Үзара сөйләшкәндәгене төшергәннәр. Үзләре Рәшит абый, фәлән-төгән дип сөйләндерәләр, үзләре яздырып алганнар, оятсызлар.

    – Сәхнәдә шигырьләр дә күп сөйләдегез...
    – Сөйләп кенә калмыйм, язам да.
    Ана күңеле – балада,
    Бала күңеле – далада.
    Ә мин киттем
    Хыялым артыннан
    Күз күрмәгән ерак калага.
    Сине оныттым, янәсе,
    Мин кайтам искитмәле
    Эш күрсәтеп, майтарып,
    Хыялымны җиктем
    тотып,
    Әмма ләкин
    Үткәннәрне булмый
    кайтарып.
    Алны-артны, уңны-сулны
    күрми,
    Эт кугандай чаптым да
    чаптым.
    Инде күптән тиеш
    нәрсәләрне
    Кырык яшемдә генә
    таптым.
    Ары тарттым,
    бире тарттым,
    Шактый малым калды
    түгелеп.
    Калган малларымның
    астында
    Яшьлегем, мәхәббәтем,
    Газиз анам калды күмелеп.
    Инде артта, бик еракта
    Анам бәгърем калды
    аерылып.
    Искә төшкән саен
    аһ итәмен,
    Тик бушлыкка карыйм
    каерылып.

    Әти-әнине вакытында тәрбия кылып калырга кирәк. Тәрбия күрсәтеп калырга кирәк, югыйсә соң була.

    – Андый үкенечләр калмагандыр бит?
    – Калды, ник калмасын! Әти өйдәгеләрне кыр күрсәтергә, саф һава суларга алып чыккан. Арттан бер кеше килгән дә бәрдереп киткән боларны. Өчәү машина астында калдылар. Урын өстендә дүрт ел яттылар. Әнинең дүрт җирдән аягы сынган. Соңрак сидек куыгы шартлады. Әти умыртка баганасын имгәтте. Кечкенә сеңелкәшнең аягы сынды. Шуннан соң йөгереп диярлек кайттым.

    – Самара якларында туганнар яшиме?
    – Анда минем абыйлар, Шәмкәй ыруы бар. Без гаиләдә өч бала үстек – өч малай. Хәзер һәммәбезнең үз гаиләсе. Балалар, оныклар. Элек әти колхоз тормышыннан кайтып кермәде, чапты да чапты. Чабаталы коммунист иде. Ә мин Ярмәктән качтым. Казанда үземне таптым, Аллага шөкер.

    – Рәшит абый, хәл белешүчеләр бармы?
    – Бар, урамга чыгар хәлем юк, бәйләнәләр, таныйлар. Хәтта бер-икесеннән качам. Кайберсенә туктап торып, хисап бирергә кирәк. 26 майда туган көнем булды, монысында беркем дә котламады. Исем дә китмәде. Киләсесендә 80 тулачак. Озакламый яңа фатирга күчәм. Анда тагын да ялгыз торачакмын әле. Монда танучы кешеләр күп иде. Фатирым мәчет янында булачак.

    Реклама

    – Мәчеткә йөри башларсыз әле...
    – Мәчеткә белмәгән килеш йөрмим. Барып сәдакасын бирермен. Ярмәк мәчетенә 2 мең акча биреп җибәрәм. Җомгада искә алалар, туган авылыбызда абый горурланып тора. Әти-әниләр, бабайлар рухы бар, хатыным Суфияны искә алып та Коръән укыганнар. Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчете 1992 елда ачылган иде.

    – Рәшит абый, ашау яклары ничек?
    – Алай сораганда, бер әйбер уйлап таптым. Мин бүре кебек ашыйм, аю кебек йок­лыйм. Тәмәке тартмыйм, аракы эчмим. 2000 елны барысы белән дә араны өздем, әмма гашыйк булуны ташлый алмадым. Һаман да кызларга карыйм. Авыруым шул ук – бик тиз гашыйк булам. Артистлык чире галәмәтеме икән?

    – Суфия апаның ачуы чык­мый идеме?
    – Юк, көнләшеп тә карамады, исе дә китмәде.

    «Суфия кебекләр юк»

    – Рәшит абый, Суфия апаны югалттыгыз. Үлемен авыр кичердегезме?
    – Аны әйтеп бетерерлек түгел. Минем өчен бик зур фаҗига. Үземә дә инфаркт, инсульт булды, баш әйләнде. Суфия апаңа инсульт булды, ул хастаханәдә ятып чыкты. Аннан соң яңадан инсульт булды. Без бик озак бергә яшәдек. Алай да төчеләнеп-нитеп, җаный, фәлән-төгән, җимешем, дип тормадык. Шул ук вакытта рәнҗетешмәдек тә. Суфия апаң Арча ягы, Түбән Оры авылыннан. Алар бик чис­та халык. Андагы халыкның сөйләшүләренә кадәр соклана идем. Суфия апаңа соңгы вакытта хөрмәт күрсәтә алмадым, шуңа бик каты әрнедем. Яшь кешене озаткан кебек, телсез калдым. Улым Айдар: «Табиблар кулларыннан килгәннең бөтенесен эшләделәр», – дип әйтте. Авырды инде ул. Бакчага авыр арба тартып ничә ел йөрде. Әйтеп тә карыйм, юк, тыңламады. Җиргә бик нык береккән иде шул. Бакчаны ташлый алмады. Суфия кебек акыллы хатынны табып булмас. Андый хатын юк.

    – Очрап куйса, өйләнергә дә каршы түгелсез, ахры, Рәшит абый?
    – Юктыр, үземнең дә холкым чамалы бит. Тәртәм бик кыска, шартлап сынарга тора.

    – Һаман да холык бармыни әле? Гаилә хакына холыкны тыеп торган вакытлар булдымы?
    – Холык, ­киресенчә, өстәлеп кенә тора. Акча эшлим дип, тормышны ясау өчен эшләргә тырыштым, чаптым да чаптым. Минем белән горурланырга кирәк чакта каршы да төштеләр. Суфия беркайчан да мине яклап, мактап сүз әйтмәде. Ул үлде, ә йөрәктә барыбер калды. Бергә үстергән балалар, тапкан маллар. Аны беркайчан акчасыз тотмадым, авыр сүз әйтмәдем. Үзенең дә холкы чамалы иде. Артык дөрес, артык акыллы иде. Миңа аңа шигырьләр дә яздым.

    – Рәшит абый, Суфия апага йомшак телле булып булдымы?
    – Юк, шаярып сөйләштем, әмма өзгәләнешеп торырга вакыт та булмады кебек. Бик үкенечле хәзер. Шул бурычымны үти алмадым Ходай алдында. Бер рәхәт күрсәтеп каласы килгән иде. Иркәләнергә теләми дә иде. Тәмле генә ашап, минем җилкәдә ятарга иде дә бит. Ике сәгатькә генә кайтып килсә икән дип уйлыйм. Сагындыра. Төшкә дә керми. Үләр алдыннан төшкә керде. Бергә барган җирдән ул алга таба авып китте. Тигез җирдә. Беркемгә әйтмәдем, әмма күңелгә шуннан шик керде.

    – Хыянәт булдымы, Рәшит абый?
    – Бик күп, хыянәтсез буламыни инде минем кебек кешегә.

    – Суфия апа ничек түзде моңа?
    – Юк, белми ул аны, килеп-килеп тә әйттеләр. Хәзер шулар искә төшә дә, күздән тәгәрәп-тәгәрәп яшь ага башлый. Гомер буе ата-­анасыз ятим үскән, мин дә хөрмәт күрсәтеп бетерә алмадым дим. Акча алып кайтам, өеп куям. Бер тиенгә тотынмады. Ашау мәсьәләсендә интекмәдек. Ничә фатир гына алдык. Балаларны да фатирсыз калдырмадык.

    – Суфия апа булмагач, бакчаны караучы бармы?
    – Сатарга йөрибез менә. Кызга бирде ул аны. Ташлап чыгып кит, әниеңне үтергән бакча ул, дим. Кирәге юк. Мин хәтта көлсәм дә, бәрәңгене бушка биреп җибәрәләр. Нигә шулкадәр газапланырга, Суфия шуны барыбер аңлый алмады...

    Рәсимә Галиева

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rshit-shamkay-uramga-chygar-khlem-yuk-bylnlr

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: