erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Асаев: «Заманнан артта каласым килми, ләкин хәзер үзгәрә алмыйм инде»

22 сентябрьдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның концерты булды. Шуның белән Казан шәһәр филармониясе коллективының яңа сезоны ачылды ("Интертат", Казан, Гөлия Хәсбиуллина).

 

 «Рөстәм Асаев — шомырт күзле якташым…»
Концертта Рөстәм Асаевтан кала аның кызы Гөлназ Асаева һәм Сөмбел Билалова чыгыш ясады. Казан шәһәр филармониясенең башка артистлары җырламаса да, алар Рөстәм Асаевны котларга дип килгән иде. 

«Коллегаларыбыз белән Рөстәм Асаевка ярдәм итәргә килдек. Без аны бик хөрмәт итәбез, чөнки ул шундый тәртипле, ярдәмчел, йомшак холыклы, нурлы. Ул һәрвакытта зиһенле, акыллы, шуңа күрә халык та яратадыр аны. Әти-әнисенә шушындый итагатьле ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт», — диде Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева.

Хезмәттәшләре сәхнәгә чыгып, Рөстәм Асаевны котлады һәм «Кем ул безнең өчен?» соравына җавап бирде. 

Алсу Вәлиуллина өчен ул Мөслим Магомаев, Сиринә Зәйнетдиновага — һинд киносы актеры Митхун Чакраборти, Фәридә Әхмәтшинәга — шомырт күзле якташы, Алсу Сөнгатуллинага — джентльмен һәм Ләйсән Закировага — Рөстәм Асаев үзе икән. 


«Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт»
Фәридә Әхмәтшинаның шомырт күзле якташы Рөстәм Асаев тумышы белән Башкортстаннан. Концертта да ул «Үз ягыма кайтсам» җырын башкорт телендә башкарды. 

«Быел март аенда, Аллага шөкер, Башкортстанның атказанган артисты исемен алырга лаек булдым, шуңа күрә Башкортстан халкына, тамашачысына, җитәкчеләренә бик зур рәхмәтлемен», — диде ул җырдан соң. 

Тагын җырчы рәхмәтләрен табибларга, шәфкать туташларына белдерде һәм Салават Фәтхетдинов репертуарындагы «Шәфкать туташы» җырын башкарды. 

«Казан» һәм «Хыял» бию ансамбле чыгышлары да булды. «Казан» бию ансамбле җилпәзәләр белән биеде, ялгышмасам, япон биюе иде. Бик сокландыргыч булды ул, залда утыручылар биюче кызларга озак вакыт дәвамында кул чапты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Концертта рус телендәге ретро җырлар да булды. Рөстәм Асаев башкаруындагы Мөслим Магомаевның «Синяя вечность» җырына тамашачылар «браво» дип кычкырды, кулларын югарыга күтәреп алкышладылар. Бик ошаттылар. Алар итальян җырын да җылы кабул итте.  

«Моңа кадәр әлеге җырчының иҗаты белән таныш түгел идем, беренче тапкыр килдем. Искиткеч концерт», — диде тамашачы Гөлсинә Рәфыйкова.

«Поезддан туп-туры шушында йөгердем»
Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиле урынбасары, «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина Казанга Милли шура утырышында катнашырга дип килгән җиреннән Рөстәм Асаев концертына да барырга булган.

«Мин бу концертның буласын белмәдем. Бүген Казанга килдем. Милли Шура утырышында, аннары икенче көнгә «Милләт Җыены»нда катнашырга иде исәбем.  

Монда килгәч, минем дусларым, артист кызлар Рөстәм Асаевның концерты була дип хәбәр иттеләр. Мин поезддан туп-туры шушында йөгердем. Татар артистларын нык яратам, хөрмәт итәм. Рөстәм Асаев иҗатын ошатам. Ул үзенчәлекле тембрга ия кеше, аның бөтен торышыннан, сәхнәдә үз-үзен тотышыннан чын көч бөркелеп тора. Тавышы да искиткеч моңлы, бик рәхәт аны тыңларга», — диде Фәвия Сафиуллина.

Чыннан да, Рөстәм Асаевның тавышын тыңлап утыру бик рәхәт. Күп артистның җырлаганына кушылып китәсең, ә монда тыңлап, ләззәт алып утырасы гына килде. 

«Заманнан артта каласым килми, ләкин хәзер үзгәрә алмыйм инде»
Концерттан соң артистның кызы Гөлназ Асаева да үз фикерләре белән бүлеште.

«Әти — ул бөтен нәрсәне җиренә җиткереп эшли торган кеше. Аның бөтен нәрсәсе идеаль булырга тиеш. Миңа калса, бүгенге концерт та шундыйларның берсе: бөтен нәрсәсе җиренә җиткерелгән, җырлары тупланган, костюмнары бөтенесе идеаль рәвештә. Концерт тамашачыга да бик ошагандыр дип уйлыйм», — диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X