erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер

Планга 613,8 йорт, ягъни 2 миллионга якын бина кертелгән.

Әзерлек чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер. Бу хакта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Идел буе федераль округында урнашкан Дәүләт статистикасы федераль хезмәте территориаль органнары җитәкчеләре советы утырышында хәбәр итте.

«Планда каралган бөтен эш башкарылды, оештыру планы әзерләнде, аңа 613,8 йорт, ягъни 2 миллионга якын бина кертелгән. 7128 хисап участогы, 1185 исәпкә алу участогы формалаштырылды. Гражданнарны исәпкә алуны үткәрү өчен үз торак бинасыннан тыш тагын 1187 стационар участок булдырылган», — дип сөйләде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нигъмәтуллин сүзләренчә, пандемия аркасында Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары күчерелде. «Әмма аның заманча технологияләр кулланып югары дәрәҗәдә узачагына ышанам», — дип йомгаклады ул.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/16-06-2021/r-st-m-nig-m-tullin-tatarstan-b-tenrossiya-halyk-sanyn-aluny-tk-r-g-zer-5827062

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X