erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рузинә Гатинаның гаиләсе, балалары, укучылары ятим калды

Дүрт елда хезмәттәшләре, ата-аналар, укучыларының йөрәген тулысынча яулаган Укытучы турында “ятим калдырып китте” димичә тагын ни дисең? “Мәктәп өчен яшәде инде ул” диләр Саба районы Тимершык авылында рус теле укыткан Рузинә Гатина турында. Аның гомер җебе 4 декабрьдә өзелә.

Рузинә ханым белән шәхсән таныш булмасам да, туганнарым сөйләвеннән, мәрхүмәнең әнисе, тормыш иптәше, хезмәттәшләренең аны эчкерсез искә алуыннан Рузинә ханымны үзем дә гомерем буе бик яхшы белгән кебек хис туды. Тимершык — әбиләрем, якын туганнарымның күрше авылы. Кызыл Мишәдәге сеңелләрем дә Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенә йөреп укый."Рузинә апа булмагач, мәктәптә дә ямансу. Ул бит шундый әйбәт иде, әни" дип елый Мәрьямем», — дип сөйләде Гөлнәзирә апам.

Рузинә гаиләсе белән Кукмарадан Тимершыкка 2014 елда килеп төпләнә. Ул үзе 1977 елгы. Полиция хезмәткәрләренә административ-торак комплекслар булдыру программасы буенча төзелгән йортка килеп урнаша алар. Ире — Марат полициядә эшли, Рузинә рус теле укыта башлый. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Инсаф 6 сыйныфта, кызы Ралинә беренче сыйныфта белем ала. Әле гомер буе бергә яшәгән авылдашлар арасында да бер-берсен бераз өнәмәгән, я битарафлар очрый, ә монда читтән килеп тә, санаулы еллар эчендә Гатиннар Тимершык кына түгел, күрше авыл халкында да абруй казанган.

Рузинә Гатина 4 нче декабрьгә каршы төндә үзен начар хис итә башлый, ире Сабага хастаханәгә илтә. Тик табиблар гомерен саклап кала алмый, ул баш миенә кан саву нәтиҗәсендә 42 яшендә җан бирә. 5 декабрьдә аны туган ягы — Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Ямул авылында җирлиләр. Кичә Рузинәнең «өчесе”н үткәргәннәр.

«Бүләкләр алып, хушлашып киткән кебек булды»

— Эшен бик яратып эшли иде. Укучыларын яратты. Бөтен җиргә өлгерергә тырыша иде. Өйдә дә бөтен эшне эшләде, балаларны тәрбияләде, — дип күз яшьләре белән искә ала ире Марат. — Кичке 8 ләр тирәсендә кызыбыз Ралинә белән шугалакка тимераякта шуарга чыгып керделәр. Кайткач, тугызынчы яртыларда чәй эчәргә утырдык. «Иртәгә син чыгарсың, иртәрәк кайтырсың» диде. Аннары никах көннәрен искә төшереп утырды әле ул.

Марат әйтүенчә, Рузинәнең кисәк кан басымы күтәрелгән. Моңа кадәр баш авыртуын дару белән баскан көннәре дә булган. Һәр хатын-кызга хас булганча, аерым көннәрдә генә үзен начаррак хис иткән, 2-3 көннән хәле яхшыра торган булган. Ләкин, тулаем алганда, кайгырырлык сәбәпләр булмаган, әле быел җәй көне Республика клиник хастаханәсендә дә тикшеренгән.

— Казанга РКБга барып башларын да тикшерттек, бернинди зыянлы әйбер тапмадылар, — диде.

Рузинә үз классындагы быел әнисез калган ятим малай Ярославка бик ярдәм иткән. Ире Марат сөйләгәнчә, үлгән көнне — 3 декабрь кичендә, оныгына опекунлык рәсмиләштергән әбисе кереп, аның белән дә сөйләшеп утырган.

— Бүләкләр алып, хушлашып киткән кебек булды инде. Ял көне әбиләргә баргач, аңа тун, беләзек, йөзек, бабайга бүрек алганнар. Шулай йөрәге сизгәндерме… Нәрсә дип әйтергә дә белмим.

«Күзләр тиде балакаема»

Рузинә — Разия апаның бердәнбер газиз баласы.

— Бер бөртегем иде, җаныкаем. Бәләкәйдән саклап үстердем бер бөртегемне, кечкенә вакытта авырганы да юк иде. Алты яше тулмаган иде әле, укырга керде. 30 октябрьдә генә алты яше тулды. «Укырга барам, әни» диде. «Балам, бәләкәй бит әле син» дим. «Укый алмаса, төшереп калдырырсыз» дигән идем, ә ул гел «5» кә барды, бер булышмадым. Мәктәпне дә, Арча педучилищесын да кызыл дипломга бетерде. Арчадан «яхшы бала тәрбияләгәнсез» дип, Рәхмәт хатлары килә иде. Үзе барып, Казанга пединститутка керде. Бернишләтеп тә булмый. Әле ул, авариядә һәлак булган Ленаның ике баласы калды бит дип, аның балаларын жәлләп йөрде. Үзе дә сизмәстән, ике баласын ташлап үзе китте хәзер, — дип өзгәләнеп елый баласын җир куенына салган ана.

Разия апа кызы белән соңгы тапкыр кичке 8 дә сөйләшкәннәрен әйтте.

— «Әни, Ралинә белән тимераякта шуып кайттык» диде. Марат кайткач, аның белән чәйләр эчкәч, компьютерга утырган. Эшкә шулкадәр җаваплы карады. Килеп яткач, Маратка «башым авырта, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады» дигән. Марат врачка шалтыратып, тизрәк Сабага алып барган. Хастаханәдә укол да ясаганнар. Без барганда үлгән иде инде, ике сәгатьлек юл бит безнең.

Кыз бала әни белән сөйләшмичә тормый. Бер түгел, көненә әллә ничәшәр сөйләшәсең. Разия апа да Рузинәгә, 4-5 шәр тапкыр шалтырата идем, ди.

— Баш, муенда остеохондроз дип әйткәли иде инде. «Әни, кайгырма, өч стопка дәфтәр тикшердем дә, диклофенак та салдырдым әле бүген» диде. Ул көнне Тимершыкта диклофенак та салдырган булган. «И, балам, эшләрең дә бик авыр бит» дип әйтә килдем. Мин дулагач, җәй көне профессорга да күренеп кайттылар. Кан басымы күрем циклы белән генә бәйле дигәннәр. Айга бер эчә торган дару да биргәннәр. «Әни, борчылма, өч көн авырта да бетә ул» дия иде.

Күзләремә карап тора торган, сүземнән дә чыкмый торган балам иде. Балаларны бик яратты. Бик бирелде. Бер ятим балага әйберләр биреп, ярдәм итеп йөрде, — дип уртаклашты Разия апа.

Рузинә Гатина шулкадәр хөрмәткә лаек укытучы булган ки, алдагы елларның чыгарылыш укучылары да искә алып торган үзен.

— Казаннан укыган җирләреннән зур чәчәк букеты җибәргәннәр. Шуны сөенеп сөйләде. Кайткач, «Рузинә апа, синең белән чәй эчүләре рәхәт» дип, өенә дә килгәннәр, — ди Разия апа.

Рузинә Гатинаны озатырга элекке эш урыны Кукмара районы мәктәпләреннән дә килгәннәр.

— Кукмараның РОНО башлыклары килеп, «бер күрүдә ошаттык аны» дип елап утырдылар. Тимершыктан автобуслар белән төялешеп килеп озаттылар. Мин әйтәм, бәләкәй генә гәүдәсе белән бөтен дөньяны белгән икән минем балам, дим. Президентларны да шулай озатмаслар. Бөтен кешегә шок булды инде.

Разия апа, кызының үләренә ике көн кала, 1 декабрь көнне Кукмарада кибеттә йөргәннәрен дә искә алды.

— Әни, моны алыйк, бу кирәк дип, 100 мең сумлык әйбер җыйдык. Аңа былтыр туган көненә алган идек тун. «Синең чәшке туның юк бит, әни, ал, килешә» дип, үгетли-үгетли миңа тун, атасына бүрек, чалбар, тагын миңа көчләп йөзек алдыртты. Мин дә аңа, «кызым, синең өч бармагыңда бар, дүртенчесендә дә булсын, матур булсын, сиңа да алып бирәм» дип, йөзек алдык. Үбеп каршы алдым, үбеп озатыштык. Күз ачып йомганчы күзләр тиде балакаема. Бер бөртектән дүрт бөртек (кияве Марат, ике оныгы — ТИ) булганнар иде бит, хәзер өчәү генә калдылар, — дип елый-елый сөйли Разия апа.

Ул балаларының бик дус яшәвен, бергәләшеп диңгез буена ял итәргә барган чакларын да искә төшереп сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Мине Абхазиягә алып бардылар. Мин «тоздан» кайткан идем генә, машинада бер урын бар бит, диде дә иптәшем, мине дә алар белән Абхазиягә утыртып җибәрде. Күзләр тиде балакайларыма. Дүртесе дә күзләремә карап кына тордылар, бер аерым йөрмәделәр.

Бәлеш, бөккәннәр белән каршы ала идек. Шимбә дә, якшәмбе дә мунчалар яктык. Ходай Тәгалә сәламәтлегебезне бирсен иде инде, балаларга әзрәк булышырга, аларны кеше итәргә кирәк бит. «Йөрәгем, тыныч бул, хәзер кайтарып булмый, балаларны кеше итәсе бар» дип юатам инде үземне. Мин елый башласам, Инсафым йөгереп килеп, «әбием» дип, битләремнән үбә. Ралинәгә дә «Кызым, ашарга кирәк, Әниегез карап тора» дибез инде.

«Рус теленнән Тимершыкны өскә күтәрде»

Хезмәттәшләре, укучыларының әти-әниләре Рузинә Гатинаның иң югары бәягә генә лаеклы шәхес булуын әйтә.

— Безнең балаларның класс җитәкчесе иде ул. Барлык әти-әниләр аны яхшы яктан гына искә алабыз. Шуның кадәр бала җанлы, ачык йөзле, ягымлы иде. Бер вакытта бер балага да каты итеп дәшмәде. Ата-аналар җыелышын шундый оста итеп бара иде. Кискенрәк, гаепләүчән әниләргә дә, тавыш күтәрмичә, тыныч итеп җавап бирә белә иде.

Балалар туган көненә бардылар, аларга өстәлләр әзерләгән, ул көнне килә алмыйча, икенче көнне барган кызларга да табын корган. Искитмәле! Ике сәгать утырып кайттылар. Ире дә шундый ягымлы каршы алды, дип сөйләделәр безнең балалар.

4 медалист чыкты аның классыннан. Тимершык мәктәбендә беренче тапкыр бу. Шаккаттылар. Район, республика күләмнәрендә балалары урыннар алды. Рус теленнән бөтенләй Тимершыкны өскә күтәрде. Имтихан вакытында да әйтте, «кайгырмагыз, минем фәннән бөтенесе әйбәт тапшырачак» дия иде. Чыннан да, балаларның баллары 75 тән башлап, 90-100 баллга кадәр булды, җанын-тәнен биреп укытты. Безгә аны югалту шулкадәр читен. Балалар да «әни, мәктәпкә дә барасы килми хәзер, Рузинә апа булмагач» диләр. Бөтен күңелен биреп эшләгән бит ул, укучыларын хәтта әнисе дә исемләп белә. Әнисе белән уртаклашкан бөтенесен», — дип сөйләде безгә Алинәнең әнисе Фәнүзә ханым ата-аналар исеменнән.

Татар теле укытучысы Миңсылу апа Рузинә Гатинаның чын сәләт иясе булуын әйтә.

— Укытучы булу өчен педагог булып туарга кирәк бит. Менә ул чын педагог булып туган кеше иде. Бөтен яктан да килгән. Менә дигән гаилә иде. Ире дә акыллы, үзе дә сабыр, акыллы, тыныч кеше иде. Бер кешене араламады, бөтен кешене тигез күрде. Боегып йөргән вакытын да белмим, шат күңелле иде, елмаеп кына йөри иде. Һич истән чыкмый. Балалары да акыллы, әйбәт укыйлар. Гаиләсе өчен дә җан атучы, коллегаларын да якын күрүче, тормыш өчен янып көюче. Янар чәчәк, якты йолдыз булып күз алдында тора.

Бөтен авыл купты, Рузинә үлгән, дигәч. Чын траур булды. Бөтен укучы елый, укытучы елый, андый хәлне күргән юк иде әле. Аның яхшылыгын тасвирлап бетерерлек сүзләр юк. Тормыш өчен дә, эш өчен дә андый укытучы меңгә бер генә туа, — ди Миңсылу апа.

Ул Рузинә Гатинаның әти-әниләр белән дә уртак тел табып, психолог кебек фикерләрен аңлап эшләгәнен әйтте.

— Ике якны да тигез күреп, укучылар, әти-әниләр өчен җан атып яшәде, класс җитәкчелеге эшен дә оста итеп башкарды. Балалар да яратты аны. Аның дәресләренә атлыгып керә иделәр.

Югары классларда укытып, ике ел рәттән ЕГЭ бирделәр. 98 балл җыйды балалары, ул дәрәҗәне кем булдыра ала?! Узган елгы чыгарылыш сыйныфында 4 медалисты булды. Мәктәп тарихында соңгы елларда андый күрсәткечле класслар булганы юк иде. Укырга керергә стимул булсын, дип җанын бирде, — диде Миңсылу апа.

«Беркайчан да өйгә кайтырга да ашыкмады»

Классына керәм — өстәлендә язылып бетмәгән әйберләре, папкалары. Вакытлыча гына каядыр киткән шикелле… - дип дәвам ите Миңсылу апа.

Каты итеп авыртып ятканын да белмим мин аның, больничныйга да чыкмады ул. Соңгы көннәрдә «башым авырта, башка чыдап булмый» дип йөрде инде ул, балакаем. Янәшә классларда укытабыз бит, ул көнне дә әйттем әле мин аңа: «әйдә, алтынчы дәресеңне укытам, Рузинә, я кайт, я больницага бар» дидем. «И, Миңсылу апа, дәрес кала бит. Экзамен елы да бит быел, алай итеп кайтмыйм инде» диде ул көнне дә.

«Минем өйдә дә эшем бар» дип, өйгә кайтырга да ашыкмады. Мәктәп кешесе, мәктәп өчен яшәде ул күбрәк. Бер яратмаган кешесе булмады мәктәптә. «Бөтен кешене яратам» дия иде ул, җаныкаем. Гайбәт сөйләшмәде бер вакытта да. Сабыр, акыллы кеше булды ул. Үз фәнен шулхәтле идеаль белде. Кайсы гына өлкәдә сөйләшсәң дә, җавап таба иде. Арчада аның белән укыган ике укытучы бар бездә. Аның дәфтәрләрендә хәрефләр энҗедәй тезелгән, дәфтәрләренә сокланып карый идек, диләр.

Аны алмаштырырга, ай-һай. Рузинә урынына киләсе кеше дә куркып торыр шикелле, — ди Миңсылу апа.

Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Энтузиазмы чәчрәп торган кешеләр гаять сирәк очрый. Балалар белеменә бүген зур игътибар юнәлтелүен күздә тотканда, мәгариф тармагы өчен бу зур югалту икәнен аңлау кыен түгел.

Мәктәп директоры Илфат Галимов хәзер яңа укытучы эзли.

— Бөтен кеше белән килешә иде. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Чын укытучы иде. Балалар, әти әниләр белән дә уртак тел табып эшләде. Гадел, бөтен эшне җиренә җиткереп, эшен ярты юлда калдырмыйча, өтерен өтергә туры китереп эшләгән оста укытучы иде.

Без һәрвакытта олимпиадалардан соң, имтиханнардан соң педсоветларда һәрвакыт рәхмәтебезне белдереп килдек. Ә аның имтихан нәтиҗәләре югары иде, — диде директор.

 

"Татар-информ" агентлыгы редакциясе Гатиннар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша. Рузинә Гатинаның урыны оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X