Реклама
Социаль челтәрләрдә Сабада тагын фаҗигале хәл булуы турында хәбәр таралды.
Өч бала әтисе 1986 елгы Радик Мөхәммәтшинны, имеш-мимешләргә караганда, кыйнап үтергәннәр. Бу хәл танышын армиягә озату мәҗлесе вакытында булган диләр. Кызганычка каршы, "Агыыч ярдәм"не вакытында чакыртмаганнар, бәлки гомерен саклап кала алган да булырлар иде. Мәрхүмне кичә җир куенына иңдергәннәр.
Авыр туфрагы җиңел булсын. Аллаһы Тәгалә якыннарына сабырлык, сәламәтлек бирсен.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз