Реклама
Сабан туе ярышларында катнашканнан соң Республика клиник хастаханәсенә җитди сынулар белән пациентлар китерелгән. Табиблар республика халкыннан саграк булуларын сорый ("Ватаным Татарстан").
Әтнә районыннан Республика клиник хастаханәсенә 33 яшьлек ир-атны китергәннәр. Аның Сабантуйда көрәшкәннән соң аяк сөяге сынуы ачыклана. Хастаханәгә 31 яшьлек хатын-кызны да китерәләр, ул кул көрәше вакытында иңбаш сөяген сындыра. Аларның икесенә дә операция ясаганнар, хәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз