Сабантуйның кайчан узачагы билгеле булды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда узачак Сабан туе көннәрен раслады.
Тиешле указ Татарстан җитәкчесенең рәсми порталында бастырылды. Әйтик, республиканың район үзәкләрендә һәм авылларында татар халык бәйрәме 8-9 июньдә, Яр Чаллыда — 15 июньдә, Казанда 23 июньдә узачак. Даталар «җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып» билгеләнгән, дип яза Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев