erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй батырына беренче тапкыр тәкә белән ат бирәчәкләр

Сабантуй бәйрәме 13 июнь көнне Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак.

Кукмарада Сабантуй бәйрәменең абсолют батырына беренче тапкыр тәкә белән ат бирәчәкләр. Сабантуй бәйрәме 13 июнь көнне Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак.

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, мәйданда ир-атлар гына көч сынашып калмый — хатын-кызлар һәм яшүсмерләр өчен дә ярыш узачак.

Аннан кала мәйданда милли стильдә бизәлгән ишегаллары була. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге — танышу клубы оештырган «Димче почмагы».

«Демографияне үстерү бик актуаль мәсьәлә булганга, яшьләр өчен махсус кавышу почмагы эшләячәк», — дип сөйләде җитәкче урынбасары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Концертның хедлайнеры — Салават Фәтхетдинов укучысы Рифат Зарипов. Концертта шулай ук районның үзешчән коллективлары һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары катнашачак.

Бәйрәм иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана. Сабантуй көнне автобуслар махсус маршрут буенча йөриячәк. Җиде рейс «Тимер юл вокзалы — Киндеркүл» маршрутына чыгачак. Аларның беренчесе тимер юл вокзалыннан 9.50 сәгатьтә кузгалачак. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/11-06-2021/kukmarada-sabantuy-batyryna-berenche-tapkyr-t-k-bel-n-at-bir-ch-kl-r-5826626

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X