erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәфәр аенда никах укытырга ярыймы?

5 августта Ислам календаре буенча сәфәр ае башланды. Сәфәр ае белән бәйле киң таралган бер ялгыш бар.

Ул да булса, бу айны бәхетсез ай, дип санау, янәсе, ул бәла-казалар һәм кайгылар китерә, һәм бу айда һәртөрле эш башлау, бигрәк тә никах укыту тыела дип санау. “Болар барсы да дөрес түгел, чөнки сәфәр аена карата мондый тискәре карашлар Ислам диненә кадәр, мәҗүсиләр вакытында барлыкка килгән. Ул чорда кешеләр булачак вакыйгаларны билгеле бер күренешләр белән тиңләштерергә, чагыштырырга омтылганнар. Исламгача гарәпләр сәфәр ае башлануыннан курыкканар, үзләрен һәм гаиләләрен төрле явызлыктан һәм бәхетсезлектән саклау өчен чаралар күргәннәр.   Ләкин Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам Ислам дине белән килгәч, бу хорафатлар, юраулар тукталган. Чөнки Ислам динендә төрле хорафатларга ышануга урын юк. Коръәндә әйтелгәнчә: “Бәла-казаның һәркайсы Аллаһ ихтыяры белән генә ирешә”.  

Шуңа күрә төрле бәла-каза, уңышсызлыкларны билгеле бер вакыт аралыгы белән бәйләү дөрес түгел. Хәдисләрдә дә Ислам динендә начарга юрауга урын юк, бары яхшыга гына юрау мөһим дип әйтелә.  

Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам “Авырулар, кошлар, ябалаклар һәм сәфәр ае белән бәйле хорафатларга урын юк. Бу әйберләрдә начар билге юк. Сәфәр аенда начар билге юк. Ябалакларның кычкыруында начар билге юк», — дип әйткән.  

Сәфәр аенда никах укытырга ярыймы? Ярый. Сәфәр ае башка айлар кебек үк гадәти ай. Ул — Аллаһ барлыкка китергән календарьның бер өлеше, һәм ул бәхетсез һәм куркыныч була алмый.  

Гомумән Исламда айларның бәла-каза китерүе белән бәйләнеше юк. Шуңа күрә сәяхәткә чыгу, өйләнү (никах укыту) яки бу айда яңа эш башлау өчен бернинди дә киртәләр юк. Бу эшләрнең уңышы бернинди айга бәйле түгел.  

Башка айлардагы кебек үк, сәфәр аеның да үз фазыйләтләре бар. Бу чорда башкарылган намазлар, догалар һәм барлык игелекле эшләр, башка айлардагы кебек үк, Аллаһ тарафыннан кабул ителә.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без сәфәр аенда Аллаһка шундый дога белән мөрәҗәгать итә алабыз: “Әллааһүммә фәрриҗнә бидүхулис-сәфәри үәхтим ләнәә бил-хайри үәз-зафәр” (“Әй Аллаһ, безгә сәфәр аена керү шатлыгын бир. Безгә аны игелек һәм җиңү белән тәмамларга рөхсәт ит”).  

Шуңа күрә әйдәгез, сәфәр ае турында ялгыш фикерләргә әһәмият бирмик. Без Аллаһыга ышанабыз һәм үз вакытыбызны иман һәм гыйбадәт белән дәвам итәбез, игелекле эшләр башкарабыз һәм барлык эшләребездә уңышларга омтылабыз. Сәфәр ае — безнең өчен гыйбадәтләр үтәү һәм рухи өлкәдә камилләшү мөмкинлеге. Бу ай безгә бәракәт, тынычлык һәм уңыш китерсен”, - дип яза igelek.ru.

Кызыл таң

Автор:Фануз Хабибуллин

https://matbugat.ru/news/?id=44827

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев