erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәгыйдәбану әби вафат булды

Яңа Кенәрдән кайгылы хәбәр килде – быел 2 гыйнварда 100 яшен тутырган Сәгыйдәбану әби Хәбибуллина вафат булган.

Күпне күргән әби ул. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 17 яшь кенә була. Аны Свердлов өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр, аннан окоп казырга. Анда күргәннәрен сөйләгәндә йөрәк кысылып куя, ничек түзгән адәм баласы... 1942 елдан тракторда эшли.

Авылдашлары алар турында бик җылы итеп сөйлиләр. Ире Габделхәй дә әйбәт кеше була. Бик матур гомер итәләр,  кызганыч, балалары гына булмый. Иренең әти-әнисен, авыру сеңлесен үзләренә сыендыралар. Сәгыйдәбану үзенең сукыр әнисен дә тәрбияли. 17 ел авыру ирен карый, 87 яшендә соңгы юлга озата.

Сәгыйдәбану әби гомере буе кешеләр турында кайгыртып яши. Озак еллар авылның абыстае була, күз тиеп авыручыларны дәвалый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урының җәннәттә булсын, Сәгыйдәбану әби!

Фотода: әле ел башында гына әбекәйне туган көне белән котларга Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X