erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова: “Хыялым: кабат гаилә кору”

Лилия үзенең хыяллары белән бүлешкән.

Бүген шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың туган көне. Төнлә социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул, туган көне уңаеннан, үзенең хыяллары белән бүлешкән. 
“36 ел элек күп балалы Сәлахетдиновлар гаиләсендә Лилия дөньяга килгән, кызганыч, физик мөмкинлекләре чикле килеш. Өч дистә ел буе ул күп нәрсәгә ия булды һәм югалтты да. Әмма ышанычын саклап кала алды. Ул максатчан. Ягымлы, беркатлы һәм мәрхәмәтле... Әгәр дә ул өметен югалтса, күперләр яна һәм аның йөрәгенә кире кайту юлы юк. Һәрвакыт дөресен сөйләүчеләрне хөрмәт итә. Якыннары өчен ул күп нәрсәгә әзер. Кичне кем белән телим, шулар белән үткәрәчәкмен, иншаАллаһ. Бәлки сезгә аннары сөйләрмен дә. 
Хыялым: яңадан гаилә кору. 
Максатым: яхшылык эшләү. 
Планнарым: тагын хаҗга бару. Барысының да бәхетле булуын телим, шул исәптән, үзем дә” дигән ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак : http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/shagyyr-liliya-slakhetdinova-khyyalym-kabat-gail-koru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X