Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Салават Миңнеханов икенче хатын алып кайтырга җыена?

    Җырчы Салават Миңнехановның имиджына игътибар иткәнсездер – ул хәзер сакал белән йөри. Әмма артистның бу кыяфәте хатыны Гүзәлемгә ошамый икән (Шәһри Казан)

    Инде Салават Миңнеханов сакалын буяп ук куйган. “Алып куй инде ул сакалыңны, сиңа килешми бит ул, картайта ул сине. Әйтегез инде шуңа”, - ди эче пошкан Гүзәлем.

    Салават исә хатынына болай дип җавап бирә: “Сөннәт буенча, синең өчен иң отышлысы шул: берничә хатын алып кайтканчы, мин сакал белән булам”. 

    Реклама

    Бу хакта инстаграмда төрле фикерләр бар: "Чынлап та, килешми бит инде, сакалны бабай булгач та, үстерергә өлгерерсең. Элек заманда олы кеше генә сакал җибәргән, хәзер инде "мин диндә" дип яшьләр дә шуны куа, килешми", "Алар бәби көтә түгелме соң?", "Минем ирнең сакалы озынрак", "Берничә хатын булса, бик шәп булыр иде", "Алыштырып кара безнең Гүзәлебезне, күрмәгәнеңне күрерсең", "Салават нәрсә эшләгәнен белә инде, ә Гүзәлем ияләнер әле әкренләп".

     http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/salavat-minekhanov-ikenche-khatyn-alyp-kaytyrga-yena

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: