Сентябрь яңалыклары: ипотека фатирын сату җиңелрәк булачак
Сентябрь аеннан яңа закон һәм кагыйдәләр гамәлдә булачак. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.
1 сентябрьдән таксистлар автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисын (ОСГОП) рәсмиләштерергә тиеш. Юл һәлакәте таксист гаебе аркасында булмаган очракта да, пассажир иминиятчедән 2 миллион сумга кадәр компенсация алачак. Хәзер пассажир 500 мең сумга кадәр компенсациягә исәп тота ала, әмма автомобиль юл-транспорт һәлакәтенә таксист гаебе белән эләксә генә. Яки авария өчен гаепле кешенең, әгәр дә ул таксист булмаса, ОСАГО полисы булса. Гомумән, таксины җәмәгать транспортына тиңләячәкләр.
Автобус йөртүчесенең шулай ук ике иминият полисы: ОСАГО һәм ОСГОП булырга тиеш. ОСАГО аның гаебе буенча булган очракка, ОСГОП – пассажир зыян күргән башка очракларга. Страховщиклар такси өчен ОСГОП эшләтеп җибәрүгә әзер. 2024 елның 1 сентябренә кадәр пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыруга рөхсәт алган таксистларның бу яңа иминият килешүе төзү өчен 60 көн вакыты бар.
11 сентябрьдән торак кредиты буенча түләнмәгән бурычлары булганнар залогтагы торакны мөстәкыйль сата алачак. Шул рәвешле финанс кыенлыклары булган заемщиклар, суд һәм сату процедураларын читләтеп үтеп, ипотека торагын сата алачак. Әмма фатирны сату турындагы гариза белән банкка ул заемщикны әле судка бирмәгән очракта гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Гаризаны алганнан соң, банкның уңай яки тискәре карар кабул итү өчен ун көне бар. Ипотека торагын сату срогы – дүрт ай, әмма ул яклар килешүе буенча озайтыла ала.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/sentiabr-ianalyklary-ipoteka-fatiryn-satu-inelrak-bulacak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев