erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» каналы күптәнге хыялын тормышка ашыра

2019 елда гына үзе эшен башлап җибәргән «ШАЯН ТВ» каналы туган телне үстерү, киләчәк буынга тапшыру буенча, бик күп төрле кызыклы проектларны тормышка ашыра. 20 декабрьдән һәр көнне 11.25 һәм 19.25 сәгатьтә «Шаян Әлифба» дип исемләнгән анимацион сериал күрсәтелә башлаячак. Ул татарча әлифбаны җыр форматында үзләштерергә ярдәм итәчәк. (Шәһри Казан, Динара Әхмәт)

1 ел дәвамында әзерләнгән проектны Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та хуплый. Максаты изге – анимацион роликлар аша хәзерге заман балаларына әлифбаны өйрәтү. Татар алфавитының 39 хәрефенә багышланган роликта балалар өчен аңлаешлы һәм тиз истә калырлык сүзләр кулланыла. Алар җырга салынган. Зәңгәр экраннар аша карарга өлгермәгән роликларны балалар «Шаян ТВ» сайтында карый алачак. «Шаян Әлифба» – күптәнге хыялыбыз иде. Бу эшкә бик җаваплы карадык, шуңа күрә ул – каналыбызның зур уңышы, балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга, тәрбиячеләргә бүләк», – диде «Шаян ТВ» каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

«Бала-сити» балалар бакчасы директоры Альбина Насыйрова ата-аналар, укытучылар исеменнән проектны әзерләүчеләргә рәхмәтен җиткерде дә инде. Укытучылары дәресләрдә «Шаян Әлифба» видеосериалын күрсәтергә өлгергән. Балалар экраннан татар телендә сөйләгән яшьтәшләрен күргәч, «Мине дә күрсәтсеннәр өчен нәрсә эшләп була?» – дип сорыйлар икән. «Татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнсәгез, сез дә ул тапшыруда төшә алачаксыз, дип җавап бирдем. Бу проект балаларга татар телен өйрәнергә этәргеч бирә. «Шаян Әлифба» проекты башка телләрдәге проектлардан ким түгел, балалар психологиясен исәпкә алып ясалган», – диде Альбина Насыйрова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Шаян Әлифба» анимацион сериалы – зур методик ярдәмлек. Педагогика фәннәре докторы, профессор, «Шаян ТВ» каналының яхшы дусты Әнвәр Хуҗиәхмәтов бу роликларның төрле галимнәрнең методикасына таянып әзерләнгәнлеген әйтте. «Аны әле тулысынча камил дип әйтеп булмый. Бу – сериалның беренче өлеше генә», – диде галим.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/shayan-tv-kanaly-kptnge-khyyalyn-tormyshka-ashyra

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X