Реклама
Волгоград өлкәсендә яшәүче бер ир шампан шәрабы шешәләреннән ике катлы йорт төзегән. Ерактан өй гадәти коттедж кебек күренә. Ә якынрак килеп карасаң, исең китәрлек! Гаилә башлыгына бу хыялын чынга ашыру өчен 50 меңгә якын шешә кирәк булган. Ул аны бөтен өлкә буйлап җыйган. Төзелеш материалын җыюда күрше-тирәсе дә нык ярдәм иткән.
“Шешәләрне цемент измәсе белән ябыштыргач, конструкцияне арматура белән ныгыттым. Проектны тормышка ашыруга 12 ел китте”, - дип сөйләгән ул журналистларга.
Йорт хуҗасы шешәләрдән салынган коттеджының өстенлекләре итеп җылылыкны, дымлылыкны саклавын һәм тышкы мохитнең агрессив күренешләренә каршы торучанлыгын билгеләп үткән.
Фото: rambler.ru
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз