erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шикәр комы һәм яшелчә бәясе төшә башлаган

Россиядә азык-төлек хакы арзаная башлаган. Бу хакта “Российская газета” “Росстат”ның узган атнадагы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Шулай итеп, шикәр бәясе 0,3%ка кимегән. Шулай ук, бу чорга хас булмаганча, яшелчә һәм җиләк-җимеш хакы арзанайган (0,9%ка). Помидор бәясе – 5,6%ка, кәбестә – 4,0%, бананныкы – 2,3%ка төшкән. Чөгендер (алдагы атнада 7,4%ка арзанайса, узган атнада +2,8%), алма (3,1%+2%), башлы суган (6,3%+1,8%), бәрәңге (3,6%+1,1%), кишер (3,4%+0,5%) бәяләре кимү дәвам итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта кыяр хакы, моңарчы берничә атна дәвамында төшсә, узган атнада 1,3%ка кыйммәтләнгән.
Шулай ук дуңгыз ите бәясе берникадәр арзанайган (0,3%ка). Ә менә башка итләр аз гына кыйммәтләнгән; тавык ите – 0,9%ка, сыер ите – 0,7%, сарык ите – 0,3%ка. Йомырка бәясе дә 0,3%ка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X