erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Шкаф астында калган сеңлем „ярдәм итегез“ дип кычкырган, ләкин аны ишетүче булмаган..."

Шартлау булгач, сеңлем өстенә шкаф ауган. Пыялалар ватылган, аның кыйпылчыклары сыйныфташларына тигән. Минем сеңлемне шкаф саклап калган..."

Казанның 175 нче мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы Ангелина РИА Новости хәбәрчесе белән аралашкан. Ангелинаның сеңлесе шушы ук мәктәптә икенче сыйныфта укый. Нәни кызны физкультура укытучысы үлемнән коткарып калган.

«Шартлау булгач, сеңлем өстенә шкаф ауган. Пыялалар ватылган, аның кыйпылчыклары сыйныфташларына тигән. Минем сеңлемне шкаф саклап калган. Бөтен кеше чыгып йөгергән, сеңлем булмавын абайламаганнар. Ул „ярдәм итегез“ дип кычкырган, ләкин аны ишетүче булмаган. Сеңлем шкаф астыннан үзе чыккан, көч-хәл белән аягын тартып алган. Аннары тәрәзә төбенә менеп, кычкыра башлаган», — дип сөйли Ангелина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер нәни кыз өйдә, табиблар аның сөякләре бәрелүен ачыклаган. Фаҗига булган көнне аны да хастаханәгә алып киткән булганнар.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/shkaf-astynda-kalgan-selem-yardm-itegez-dip-kychkyrgan-lkin-any-ishetche-bulmagan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X