erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәсим Фасыйхов: «Атказанган исемен сатып алып була, диләр. Минем сатыласым килми!» ("Интертат", Гөлинә Шәйхи)

Рәсим Фасыйховны күпләр композитор, автор-башкаручы буларак белсә, икенче берәүләр аңа бары Раяз Фасыйховның энесе буларак кына карый. Ә бит бу бөтенләй үзгә бер шәхес. Аның күңел тирәнлеге дә, уйлары һәм максатлары да башкаларныкына охшамаган. Бездә андыйларны «сәер» диләр...

Синең өчен беренче урында гаиләме, карьерамы?

Бик четерекле сорау. Ир-ат өчен беренче урында карьера булырга тиештер инде ул, чөнки ниндидер өлкәдә үз урыныңны тапканнан соң гына гаиләне тәэмин итеп була дип уйлыйм. Бу шәхсән минем фикер. Гаилә беренче урында дип сөйләгән ир-атны мин, гомумән, аңламыйм.

Шуның өчен син әле дә буйдаклар рәтендәме?

Юк, бер пешкәннән соң икенче пешәсе килмәгәнлектән. Бер өйләнеп карадым бит инде - җиткән. Ашыкмыйм.

Хатын-кызлар ышанычыңны бетердеме?

Анысы да бар. Гаеп барыбер бер яклы гына булмый инде ул. Кеше һәм шәхес буларак үземдә дә актарынырга туры килде, шуңа күрә ашыгасым килми. Әлегә мин бүгенгемнән канәгать. Хәзер кешеләрне сынап карамыйча, үземә якын җибәрә алмыйм. Алга таба күз күрер әле.

Әти булган очракта, син нинди әти булыр идең?

Аны мин сиңа әти булмыйча әйтә алмыйм.

Ир-ат та бит инде хатын-кыз кебек хыялланып ала: «Менә улым туса...»

Ә нишләп улым? Менә минем беренче балам кыз булсын иде. Мин кызымның сакчысы, супермены булыр идем. Малай кеше барыбер мөстәкыйль ул, югалып калмаячак. Ә кызларны тормыш юлы буйлап озата барырга кирәк. Алар бит ирне барыбер әтиләренә охшатып сайлый.

Кызыңа бирәчәк беренче киңәшең?

Татарның бик акыллы бер мәкале бар: «Җиде кат уйла - бер кат кис!» Кызыма да шулай дияр идем.

Аерылышканда, бу сүзләрне үзеңә дә әйттеңме? Син бит бик авыр кичердең аерылышуны...

Ул чакта мин үземә кереп беттем: актарындым, эзләдем дип әйтимме соң?! Безнең бит әти белән әни 48 ел бергә гомер кичерделәр, кызганыч, әтием күптән түгел генә мәңгелеккә арабыздан китте... Безнең дә тормыш аларныкы кебек булса иде дип хыяллана идем, чөнки аны күреп үстем. Аларның беркайчан да ызгышкан чаклары булмады. Сүзгә килгән очракта да тизрәк юморга боралар иде. Балалар дип кенә артистлану түгел иде бу, анысы аның куркыныч әйбер. Алай гомумән эшләргә ярамый, андый әйберне балалар шундук сизә. Ә безнең Гүзәл белән алай булмады. Минем холыкка туры килгән кеше булмагандыр. Бәлки, гел үзем юл куеп ялгышканмындыр. Анысы белән дә сак кыланырга кирәк аның. Күп юл куйсаң, көчсезлеккә саный башлыйлар икән. Шуңа күрә хәзер кешене дә сыныйм, үзем дә сыналам.

Татар эстрадасында нигә Рәсим Фасыйхов юк?!

Чөнки анда Раяз Фасыйхов бар.

Синең бит юнәлешең, стилең бүтән...

Ә кемгә кирәк ул?

Аны белер өчен анда менеп карарга кирәк.

Менеп карадым бит инде бер. «Барс-Медиа» белән эшләргә тырышып карадык, тик аларга минем стиль, минем юнәлеш кызык түгел иде. Икенче Раяз ясыйсылары килде. Мин каршы килдем. Уртак тел таба алмаганлыктан, без килешүне өздек. Хәзер кызыгы да бетте шикелле. Бүгенге көндә сәхнәгә менәр өчен бик күп акча түгәргә кирәк. Элек бит радиоларда ротация барса, җырчыга түләгәннәр, хәзер, киресенчә, җырчы түләргә тиеш. Мин продукт ясаучы кеше буларак, ул акчага синтезатор, я булмаса, берәр уен коралы алуны кулайрак күрәм. Сәхнәгә яңалык алып менмәгәч, анда менүнең файдасы юк. Менә менгән очракта мин сиңа әйтермен. Анысында инде безнең икенче төрле аралашу булыр, яме.

Бер сөйләшкәндә минем бу соравыма син «сатыласым килми» дигән идең. Синеңчә, калганнар сатылган булып чыгамы?

Тамашачы өчен дигән булып, акча артыннан чабышканнар чиле-пешле җырларын ротацияга бирәләр дә, «топ»ка әйләнәләр. Премия өстенә премия алалар, ә тавышы булганнар читтә кала. Ә ни өчен? Мәсәлән, альтернатив музыка белән шөгыльләнүче кешеләрне генә алыйк. Аннан, милли китапханәдә кызыклы музыкаль чаралар булып тора. Ә күрүче, белүче юк. Кайберәүләр, образ дип, охранник кебек кәчтүм-чалбар киеп сәхнәгә менәләр дә, мин йолдыз диләр. Артист булыр өчен беренче чиратта образ булырга тиеш. Ул образга моң да, аранжировка да, стилистика да, җыр да керә. Яңа бер образ тудырганы өчен ул яктан Элвин Грейга рәхмәт.

Элвин Грейга да башта бик кискен карашта булдылар. Хәзер генә концертларына өелешеп киләләр.

10 ел көтте ул да. Иҗат бит ул кухня шикелле: яңа ризык китерсәләр, башта бөтен кеше чемченеп кенә карый. Ошаган очракта гына яңадан шуны сорап ашый. Әгәр тамашачыга артист буларак ул ошый икән, аңа тагын киләчәкләр, ошамаса, сайларга мөмкинлек зур. Җырчысы да, җырлаучы да бихисап. Тамашачыга Аллаһ ярдәм бирсен диясе килә кайвакыт.

Атказанган исемен сатып алып була, диләр. Бәясе күпме?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белмим, алып караган юк. Конкрет суммасын да әйтә алмыйм. Кирәкле кешеләргә шалтыратып, алып була дип сөйләшкәннәрен генә ишеткәнем бар. Шаккаткыч. Алай ала торган булгач, эшләүнең мәгънәсен күрмим. Шуңа минем безнекеләр белән эшлисем килми.

Син сатып алмас идеңме?

Юк, әлбәттә. Минем сатыласым килми. Сатылмаячакмын да.

Әгәр син 10-12 ел шушы казанда кайнап та, исем бирмәсәләр, мин-минлегеңә тимәс идемени?

Тимәс иде. Иң мөһиме – синең үзеңнән соң нәрсә калуы. Ә исем нәрсә ул?!

Ә син нәрсә калдырырга телисең?

Бездә бит инде кешене үлгәч кенә күккә чөеп мактыйлар. Шуңа минем турында: «Аһ, менә бу малай чыннан да безнең милли аһәңнәрне бар дөньяга таратырга тырышкан», - дип искә алсыннар. Менә 80-90 нчы елларга гына әйләнеп кайтыйк. Алыйк шул ук безнең бөек җырчыларыбыз - Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованы. «Менә алар кебек җырламасаң, син җырчы түгел», - дигән булалар бит инде бездә. Әмма аның җырына кадәр коллективын карыйк башта. Анда тере музыка, композитордан да уздырып ясалган һәвәскәрләрнең җырлары урын алган. Ә бит ул җырлар һаман да яши. Нинди генә интерпретация белән кеше алдында яңгырамый. Мин дә үземнән соң шундый бай мирас калдыра алсам, шат булыр идем. Максатым әнә шул минем.

Син бит сәхнәне автор-башкаручы буларак та яулый алыр идең?

Әйе, беләм. Тик минем сәхнәдә кәчтүм-чалбар киеп, микрофон тотып кына басып торасым килми. Минеке түгел ул. Ә менә ниндидер бер уен коралында уйнап, тамашачыны җәлеп итеп, үземнең җырларыма алып кереп китә алсам, шул вакытта үземне таптым дип санарга була.

Нинди уен коралларында уйный беләсең?

Клавишада, күптән түгел гитараны әзрәк чиертә башладым, баянда, ике рәтле гармунда, тальян гармунда, башкорт һәм татар кураенда.

Син бит продюсер өчен әзер продукт. Тәкъдим иткәннәре булмадымы?

Татарстанда юк. Ә чит илдән андый тәкъдим белән чыктылар. Бу – дүрт ел мин эләгергә хыялланган тавыш лейблы.

Димәк, син хәзер аларга язасың?

Мин аларга түгел, үземә язам. Аларга мин шәхес буларак кызык, чөнки мин ул композицияләргә әзрәк татар музыкасын да, уен коралларын да кертеп алам. Әгәр дә сезгә кызык булса, интернет киңлекләреннән әлеге проектны Ra5im, Monstercat Silk, Interplay, Intricate лейблы дип эзли аласыз.

Күчеп китү теләге юкмы соң?

Элек бар иде. Хәзер, ничектер, менә бу ыгы-зыгылар аркасында беркая да селкенәсем килми. Интернет заманасы бит, әлегә читтән торып та эшли алам.

Бер җырың күпме тора?

Әйтмим. Юридик яктан әйтергә ярамый. Килешү шулай. Ә синең бер шигырең күпме тора соң?

 … Кайсы җырчы белән дуэт җырлар идең?

Ә кем белән җырлап була? Бөтенесе бер төрле ич алар. Минем Ильвина белән җырлаган бар. Тик аның стилендә түгел, ә үземнең юнәлештә. Халык ул җырыбызны яратып кабул иткән иде. Менә аның белән икенче төрле стильдә тагын эшләр идем, чөнки аның тавыш яздыру буенча мөмкинлекләре дә бар, җырны да тоя. Иң мөһиме - ул ышана. Продюсер буларак та, аранжировщик буларак та, җырчыдан бит безгә ышаныч кирәк.

Ә сиңа тәкъдим иткәннәре бармы?

Юк. Минем үҗәт һәм кире икәнне белә бит алар. Ике әрәмә, дүрт каен турында җырлап йөримме мин дә? Хәзер бит инде моң да кирәк түгел, хайп дигән нәрсә күбрәк. Ә сез менә Вадим абый Усмановның җырларын тыңлап карагыз. Андагы стилистика, мәгънәгә игътибар итегез. Һәркайсы җанга үтеп керерлек. Я булмаса, Оскарныкын. 1-2 нотасыннан ук аныкы икәнен танырга була. Элек бөтен җырчыларны сәхнәгә менгезгән композитор дип әйтәм мин аны. Хәзер әйтеләчәк сүзләрдән соң җырчылар мине күралмаслар, тик шулай да мин һәрвакытта да, иң беренче чиратта композитор белән шагыйрәгә рәхмәт әйтәм. Чөнки идеяне алар тормышка ашырып, җырчыга әзер продукт бирәләр. Әнә шул продукт ярдәмендә алар таныла башлый. Әгәр бу ике кеше булмаса, җырчы да булмый.

Бу хакта тулырак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X