Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Шәһәр мунчасында үсмер кызны көчләгәннәр

    Бу хакта аның атасы хәбәр итә.

    Казанда җәмәгать мунчасында яшүсмер кызны көчләгәннәр, аның әтисе бу хакта Казанның бер пабликында хәбәр итә.

    Аның сүзләренә караганда, барысы да 14 декабрьдә булган. "Минем кызымны бу кешеләр белән аның дус кызы таныштырды, алар 1,5 литр аракы алып, кызларны эчергәннәр", – диелгән хәбәрдә.

    Реклама

    Зыян күрүченең әтисе полициягә гариза яза. Гаризаны кабул итү турындагы документның скриншоты да басылып чыккан. «Хәзер шикләнелүче кулга алынган, икенчесе - иректә. Гаепләнүченең адвокаты миңа акча, эшне ябарга тәкъдим итте. Мин бу хакта мәгълүматны тикшерүчегә тапшырдым", - дип раслый кызның әтисе, дип яза Кызыл таң.

    Кыз баланың гомеренә җитәрлек зур фажига булган. Бигрәк иртә өлгерә шул хәзер балалар...

    Тулырак мәгълүмат: tatpressa.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: