erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсмерләр утырган машина поезд астына кергән

Авария сәбәпләре ачыклана

13 мартка каршы төндә Башкортстанның Мәләвез районында үсмерләр утырган машина поездга бәрелгән. Юл һәлакәте Куйбышев тимер юлының Мәләвез-Карагай чатында булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

«Вести» хәбәрчесе ачыклаганча, маневр поезды составы һәм Kia Spectra автомобиле бәрелешкән. Машина салонында дүрт кеше булган. Һәлак булучылар юк, 2003 елда туган ике егет имгәнгән, аларны Мәләвез район хастаханәсенә илткәннәр. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле сөйләгән.

Авариядән соң, поездлар тукталып тору очрагы теркәлмәгән. Тимер юл составы юлын дәвам иткән, ягулык түгелмәгән. Тимер юл транспорты штатлы режимда эшли. Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Башинформ» агентлыгы Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, авариядә имгәнгән егетләргә 18 һәм 20 яшь булган. Машина белән 18 яшьлек идарә иткән. Ул светофорның кызыл төсе янган килеш юлга килеп кергән һәм магистраль тепловозга бәрелгән. Тепловозда 76 йөк вагоны булган. 

Чыганак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X