erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөенсеннәр әле! Яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

Яшел Үзән районы җитәкчелеге аларга әнә шундый бүләк әзерләмәкче.

Бу хакта район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Мари Эл Дәүләт Җыенының Социаль үсеш комитетының Яшел Үзән районында узган уртак күчмә утырышында хәбәр итте. Очрашуда укытучы һәм остазларның абруен күтәрү турында сөйләштеләр.

– 2023 елның Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителүе урынлы. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирүне тагын да яхшыртуга җәмгыятьнең, җитәкчелекнең игътибарын җәлеп итәргә булышачак. Укытучылар нәрсәгә мохтаҗ? Аларны ничек әзерләргә? Әлегә укыту эшенең күп өлеше – хатын-кыз җилкәсендә. Укытучыларны борчыган проблемалар турында фикер алышачакбыз. Җитди тәкъдимнәр булганда, ике парламент бер булып, аны федераль дәрәҗәдә күтәрәчәкбез. Әгәр республикада хәл итәрлек булса, үзебез тормышка ашырырга әзер, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, әлеге очрашу мәгарифнең торышын, белгечләр әзерләү, укытучыларның матди якларын тагын бер тапкыр тәнкыйди яктан бәяләргә мөмкинлек бирә.

Утырыш башланганчы, Фәрит Мөхәммәтшин, Мари Элның Дәүләт Җыены рәисе Анатолий Смирнов, килгән кунаклар Яшел Үзән шәһәрендә яңа уку елында ачылган 18 нче лицей эшчәнлеге белән танышты. Шунда фикер алышу мәйданчыгында Осиново мәктәбе укытучысы районда яшь укытучыларга ярдәм итү мәсьәләсен кузгатты. Билгеле булганча, аларның хезмәт хакы мактанырлык түгел. Сүз уңаеннан, республикада яшь укытучыларга өч ел дәвамында ай саен өстәмә 2510 сум акча түләнә. Узган ел бу 1 мең сумнан артыграк иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Дөрестән дә, мондый мәсьәлә бар. Без райондагы яшь укытучыларга өч ел дәвамында, елга бер тапкыр 50 мең сум акча түләячәкбез. Моның өчен мөмкинлекләребез дә бар. Әлеге акчаны яшь педагогларга декабрь аенда түләргә җыенабыз, – дип, сөенечле хәбәр җиткерде Михаил Афанасьев.

Уйлады да тәвәккәлләде! Михаил Афанасьевның тимерне кызуында сугуы башкаларга да үрнәк булып тора. Очрашуда мондый ярдәм турында башка районнарга да уйлап карарга тәкъдим иттеләр. 25 мең сум буламы, аннан күбрәкме – ярдәм бит.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X