erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру: Россиядә һәр егерменче кеше генә коронавирусның яңа дулкыныннан курка

Россиядә сораштырылган 20 кешенең берсе генә коронавирусның яңа дулкыныннан бик курка. Шул ук вакытта, вакцинага каршы булучылар прививка ясаткан кешеләргә караганда күпкә куркусызрак, дип хәбәр итә бүген SuperJob.ru матбугат хезмәте.

«Һәр өченче кеше авыручылар саны артуының чираттагы күтәрелешеннән бераз курка, ә сораштыруда катнашучыларның 62 проценты тиз мутацияләнүче вирустан бөтенләй курыкмый», –  диелә хәбәрдә.

Төрле шәһәрләрдән сораштырылган кешеләр коронавируска төрлечә мөнәсәбәттә. Авырудан каты куркулары турында ешрак мәскәүлеләр һәм петербурглылар әйткән, Новосибирск кешеләре сирәгрәк белдергән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быелның март ае белән чагыштырганда, шундый ук тикшеренү үткәрелгән чорда, чирдән бик куркучылар саны да, коронавирустан бераз гына шүрләүчеләр саны да артты. Мондый вазгыять 2021 елның апрелендәге хәлгә якын, ул вакытта дөньяда пандемиянең өченче дулкыны үсештә иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sorastyru-rossiyada-har-egermence-kese-gena-koronavirusnyn-yana-dulkynynnan-kurka-5859943

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X