erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Спутник Лайт"ны беренче вакцина буларак кулланырга рөхсәт иттеләр

Әмма “Спутник-Лайт”ны кадаткач, QR-код Дәүләт хезмәте порталындагы “шәхси кабинетта” 21 көннән соң гына барлыкка килә. (Шәһри Казан)

Сәламәтлек саклау министрлыгы "Спутник Лайт"ны беренче вакцина буларак кулланырга рөхсәт итте. Илдә теркәлгән барлык вакцина, бер компонентлы "Спутник Лайт"ны да кертеп, беренче вакцина өчен дә, икенче тапкырга да, авырмаганнарга да, инфекция кичергәннәргә дә кадатырга ярый.

Әгәр дә кеше прививка ясатмаган булса (андыйлар бездә илнең яртысы), аңа бер “лайт”лы укол кадатса да җитә һәм QR-код аның кесәсендә була, ягъни ул рәсми рәвештә вакцина кадаткан санала, дип хәбәр итә “Российская газета”. Әмма шунысы да бар: “Спутник-Лайт”ны кадаткач, QR-код Дәүләт хезмәте порталындагы “шәхси кабинетта” 21 көннән соң гына барлыкка килә. “Лайт” ревакцинация булганда исә, QR-код икенче көнне үк киләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике дозалы "Спутник V"ның кешене күбрәк саклавын да билгеләп үтәргә кирәк. Тик Гамалея үзәге тикшеренүләре күрсәткәнчә, "Спутник Лайт" "дельта" штаммына каршы 70-75 процентка нәтиҗәле. "Спутник V" – 90 процентка.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sputnik-laytny-berenche-vaktsina-bularak-kullanyrga-rkhst-ittelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X