erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суга батып исән калганнарның күргәннәре: «Су аша яктылык күрдем, чыгасым килмәде»

«Суда, суда, суда йөзә аласыңмы», - дип җырлый халык. Йөзә белсәң дә тирәнгә кермәү хәерлерәк, кисәк хәл китүе, я көзән җыеруы бар, чоңгыл очрамас дип тә әйтеп булмый. Суга батып исән калганнарның кичерешләре, Татарстан коткаручысының киңәшләре «Интертат» язмасында ( "Интертат" , Казан, Гөлнар Гарифуллина).


«Суда, суда, суда йөзә аласыңмы», - дип җырлый халык. Йөзә белсәң дә тирәнгә кермәү хәерлерәк, кисәк хәл китүе, я көзән җыеруы бар, чоңгыл очрамас дип тә әйтеп булмый. Суга батып исән калганнарның кичерешләре, Татарстан коткаручысының киңәшләре «Интертат» язмасында.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

«Үлү авыр түгел икән, кеше жиңеллек тоя»
Чаллыда яшәүче Алсу Таһирова алты яшьлек вакытында могҗиза белән генә исән калган.

— 1991 ел иде ул. Әни, аның сеңлесе һәм мин Чаллыда Кама ярына шәһәр пляжына бардык. Барышлый юлда милиционер абый сагыз бирде, миндәге бәхет инде…

Яр буенда чепердәп яттым, әле йөзә белми идем. Әни кырыс, тирән керергә рөхсәт итми иде. Берзаман бер исерек әнинең сеңлесенә бәйләнеп, йөзәргә өйрәтәм дип, эчкә алып кереп китте. Әни аны коткарырга кереп киткәч, мин әни артыннан бер-ике адым алга атлаган идем, бата башладым. Шактый вакыт сикерергә, төшеп китмәскә тырышып чәбәләнеп тордым. Кешеләр мине уйный дип уйлагандыр. Ә мин сикереп, «әни» дип кычкырганымны беләм. Суга тончыгып, төпкә төшеп китәм дә, тагын сикерәм, күпме вакыт узгандыр инде, миңа үземә байтак вакыт үткән кебек тоелды.

Башта авыр, куркыныч иде, караңгылык тойдым, сулыш алганда тын кысыла, авырту сизелә… Аннан шундый халәт килде: су белән сулый башлыйсың, куркыныч та түгел, тыныч, берни авыртмый да. Эйфория халәте. Рәхәт халәт һәм шуннан чыгасы килми… Берзаман мин авызны ачтым да, исән калырга тырышудан мәгънә юклыгын аңладым. Авызымдагы сагыз чыкты да, матур гына йөзеп бара, мин аңа карап торам һәм үлеп барганымны аңлыйм. Кояш уты булгандырмы, гипоксиядәндерме — су аша ут яктысы күрдем. Аңны югалту халәте булгандыр ул.

Бер мәлдә яшисе килгәнемне аңладым. Сикерергә тырышып карыйм — булдыра алмыйм. Әни сеңлесен коткарып, аны аякка бастырган да, аннары берзаман мине югалткан. Су төбендә таныш аяклар күреп алдым, әнинеке иделәр, тик алар эчтәрәк иде. Мин әнинең аякларына барып җитеп кочакладым, аннары берни хәтерләмим. Бәхеткә, анда әллә гандболчылар, әллә волейболчылар булган. Алар мине коткарып, беренче ярдәм күрсәткән. Әни миңа, зәңгәр, аңсыз идең, ди, мине инде исән түгелдер дип уйлаганнар. Егетләрнең берсе мине озак вакыт тырышып аңга китергән.

Үлү авыр түгел икән ул, кеше хәтта ниндидер җиңеләю тоя. Берара шулкадәр алҗыйсың: «Әй, үлсәм үләм инде, бүтән көч юк», — дип бирешәсең, ләкин барыбер шул «булмый» дигәнне атлап чыгарга кирәк икән. Әгәр мин үземне кулга алып, яшәргә омтылып карамасам, батып үлгән булыр идем. Әни аякларына кадәр дә барып җитә алмас идем, әни мине эзләп йөрер иде дә, үле килеш чыгарырлар иде, — дип хатирәләре белән уртаклашты Алсу Таһирова.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Бәхеткә, ул бу хәлдән соң тернәкләнгән, үпкәләре дә сәламәт, тик аның кадәр курку эзсез уза алмый.

— Унике яшемдә генә йөзәргә өйрәндем, шуңарчы бөтенләй суга керергә курыктым. Бик хәвефле, шомлы курку иде ул. Унике яшемдә мине ике туган абый елга уртасына муенына утыртып алып кергән дә суга төшергән. Яшисең килсә, йөзеп чыгарсың, дигәннәр. Шуннан йөзәргә өйрәнгәнмен, тик һаман паника бар әле. Балаларны күз уңыннан һич ычкындырмыйм. Миңа ирем, үзем, балалар — бөтенебез бергә кулга-кул тотышып кына тору кирәк суда.

Иң кызыгы: әнием дә алты яшендә шундый ук хәлгә дучар булган. Авылда елгада кер чайкарга төшкәч, су төбенә киткән. Аны да әнисе коткарган, — дип Алсу әнисе белән икесенең язмышларында шушы гаҗәеп уртаклыгы белән дә бүлеште.

— Бала яр буенда торса, бер куркынычы юк, гел карап тормасаң да була дип уйлаучылар бар. Алай эшләргә һич ярамый, — дип Алсу су тирәсендә һәрвакыт уяу булырга киңәш итте.

«Фәрештәләр чыгарга булышты»
«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка да «су төбе патшалыгын өйрәнүче»ләрнең берсе булырга туры килгән.


Солтан Исхаков
— Мин кечкенә вакытта ике көнгә бер су коенырга бара идем. Авылдан ике километр ераклыкта тирән буа иде ул, шактый куркыныч, соңрак тирә-якка «даны» таралган сулык булып чыкты. Кисәк төшеп китә торган җире бар иде аның, эчкә керсәң, үзе аска таба суыра башлый иде. Йөзә белсәң-белмәсәң дә, тартып төшерә һәм төпкә сузып сала. Төбе ком, аның астында чишмәләр булгандыр да, шулар суны болгатып торгандыр дип уйлыйм инде мин хәзер. Анда җеннәр юк бит инде аяктан сөйрәп алырга…

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

9-10 яшьләр тирәсе булгандыр… Тирәнрәк кергәнмен, батканда, башта куркыта, анда аста суык бит әле, тыпырчынасың, сулап булмый, үпкә туры кысыла, аннары язмышыңа буйсындыра башлый, үпкә су белән тулгач, карышмый башлыйсың. Берничә секунд эчендә башка төрле уйлар килә: күз алдыннан узган гомерең үтеп китә.

Берзаман фәрештәме, ниндидер көчме, аякны төпкә терәтеп, этендереп җибәрә. Үләргә язмаган икән, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән астан өскә калкасың. Үзеңме, юкмы — анысы билгесез. Мине үземнән олырак бер кыз чыгарды беренчесендә, икенчесендә хәтерләмим, үзем чыкканмындырмы… Ул төштәге кебек.

Икенче көнне тынычлангач, тагын барасың, саграк керә башлыйсың. Шул буада ике-өч тапкыр шулай бата яздым, ә классташым һәм безнең авылдан тагын берничә кеше батып үлде шунда.

Судан куркам мин, йөзә беләм, ләкин эчкә керергә куркам. Аяк тимәгән җиргә кермим, менә шул курку калды. Хәзер сакланабыз инде, балаларны да яхшылап йөзәргә өйрәтәбез. Кыз бик яхшы йөзә, спорт нормативларын да бирә, ләкин зур судан курка, — дип сөйләде Алмаз Миргаязов.

«Купальникка булавка беркетеп коенырга кирәк»
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәте коткаручысы Денис Коннов әйтүенчә, Татарстан сулыкларында чоңгыл юк. Үзенең җиде еллык эш тәҗрибәсендә кешеләрне коткарганда чоңгыл очратканы булмаган.


Фотода: Денис Коннов
— Кешеләр, гадәттә, көзән җыерып, я хәле бетеп, я исерек халәттә, я сәламәтлеге белән проблемалар булганда батарга мөмкин. Көч җитәр дип, эчкә керәләр дә, аннары йөзәргә хәлләре калмый.

Рәсми коену урыннарын алыйк. Коену зоналарын чикләүче калкавычлар бар. Аларны узып суга керү тыела. Алар бит тиктомалга куелмаган. Кемдер балалар өчен тора дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Элементар кагыйдәләрне үтәү генә фаҗигадән саклап калачак. Әгәр кешенең хәле юк, башы авырта икән, суга керәсе түгел, күләгәгә качарга, я өйгә кайтырга кирәк. Хәл начарайса, рәсми пляжларда коткаручыларга, кыргый пляжларда әйләнә-тирәдәге кешеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кемнедер чоңгылга өстерәп керткәннәрен очратканым булмады. Чокыр булырга мөмкин, ләкин чокыр аска өстерәми инде, ваннадагы кебек ага торган торба булмаса, ничек аска өстерәсен ул? Су өстендә җылы, астарак салкын, шуңа аякны көзән җыерырга мөмкин. Төрле температура гомумән куркыныч. Зәңгәр күлгә дә эссе көнгә караганда кышын керү җайлырак, — диде коткаручы.

Денис Коннов батканыңны сизгәндә, контрольне югалтмаска киңәш итте.

— Паникага бирелмәскә кирәк. Әгәр кеше йөзә белә икән, артык тирәнгә кермәсә, тыныч кына кулларында да йөреп чыгачак. Артык тирән булмаган җирдә төпкә төшеп, аяк белән этенеп тә чыгып була, ләкин анда да төбе нинди булуга карап. Су коенган күп кенә күлләрдә ләм, аннан этенеп китү авыр. 5-6 метр тирәнлек икән, су каршылыгы белән су өслегенә кадәр чыгып җитеп булмаячак. Чалкан ятып, көймәдәге кебек, куллар белән ишеп тә ярга кадәр чыгып була. Чалкан йөзсәң җиңелрәк.

Шулай ук купальникка булавка да беркетергә киңәш итәм. Әгәр көзән җыерса, аны ычкындырып аякка төртеп була. Ул авыртуны да баса диләр, элек шулай өйрәтә иделәр, — диде ул.


Коткаручы сүзләренчә, су астында клиник һәм биологик үлем булырга мөмкин.

— Уртача алганда, кешене 5-7 минут эчендә коткарып калып була. Биологик үлем булса, кешене коткарып булмый дигән сүз, организм үлгән. Клиник үлем булса, ул 5-7 минут дәвам итә, аннары баш мие күзәнәкләре үлә. Кешенең сәламәтлеге, йөрәге нинди булуына да карый: кемдер 7 минуттан озаграк торса да, реанимация алдыннан трахеядән суын бушатып, кеше аңына килә, пульсы барлыкка килә. Су астында нибары 2 минут кына торган кешене дә коткарып булмаган очраклар була. 

Дәвамы : https://intertat.tatar/news/society/09-07-2021/suga-batyp-is-n-kalgannarny-k-rg-nn-re-su-asha-yaktylyk-k-rdem-chygasym-kilm-de-5829640

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X