erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суытты. Мәктәпкә бармасаң ярыймы?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитет бүлекләре һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булу сәбәпле, уку дәресләрен туктату мөмкинлеге турында тәкъдимнәр юллады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Билгеле булганча, синоптиклар бүген төнлә -25, -30 градус салкыннар көтә, дип кисәтте. (Шәһри Казан)

«Дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 классларында - 25, шулай ук шәһәр мәктәпләренең 5-9 классларында - 27, авыл мәктәпләренең 10-11 классларында - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 классларында - 32 градус суык булганда туктатылырга мөмкин», - дип билгеләп үттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Моннан тыш, урамда физкультура дәресләре кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы - 3 градустан түбән булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артканда үткәрелми. Ә өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр -10 градустан да ким булмаган очракта гына үткәрелергә мөмкин.

Министрлык шулай ук муниципалитетлардан һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республиканың мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.

Чыганак: Татар-информ

 http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99garif/suytty-mktpk-barmasa-yaryymy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X