erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СВОда катнашучылар өчен тагын бер яңалык

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар милеккә салымнан азат ителәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергән, дип яза “Ведомости”.

“Президент кушуы буенча Ватанны саклаучыларны финанс йөгеннән – милеккә салымнан азат итәбез. Хәрби бурычын үтәүчеләргә дәүләт ярдәменең тулы күләмдә һәм үз вакытында күрсәтелүе мөһим. Моны без игътибар белән күзәтеп барабыз”, – дигән Хөкүмәт Рәисе. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә шул бурычны йөкләгән иде. Моннан тыш ул Министрлар Кабинетыннан Россия хәрбиләрен ташламалы чорга кредитлар буенча процентлар түләүдән азат итүне, СВО зонасына гуманитар йөкләр китерү механизмын эшләүне (шул исәптән түләүле юллар аша йөкне бушлай алып бару мөмкинлеген карауны), шулай ук хәрби хезмәткәрләрне реабилитация чаралары белән тәэмин итү эшен яхшыртуны сораган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139417/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X