erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Таң атканын көтик, трактор килер...": атказанган артистның өен су баскан

Узган төндә су бик тиз күтәрелә һәм башта ишегалдын баса, аннары өйгә дә керә. Ишегалдында ике машина тора. Гүзәл су күтәрелү турында алдан рәсми хәбәр ителмәвен әйтә, шуңа күрә алар әзерлексез була.

 

Башкортстанның атказанган артисты, биюче һәм хореограф Гүзәл Маминаның өен су баскан. Ул соңгы берничә елда ире белән бергә Кырмыскалы районының Вязовка авылындагы йортта яши. Өршәк елгасына якын урында урнашкан өйне узган төндә су баскан. Бу турыда Гүзәл Мамина «Башинформ» агентлыгына сөйләгән.

Узган төндә су бик тиз күтәрелә һәм башта ишегалдын баса, аннары өйгә дә керә. Ишегалдында ике машина тора. Гүзәл су күтәрелү турында алдан рәсми хәбәр ителмәвен әйтә, шуңа күрә алар әзерлексез була. Электр утын өзәләр, телефоннарның зарядкасын да саклап тоталар.

«Кичен җирдән йөри идек, иртән менә шундый хәл. 112 номерына төнлә шалтыраттык. Иртәнге дүрт тирәсендә „таң атканын көтик, иртән трактор килер“, диделәр. Тракторда бер урынлы резин көймә. Иртән берничә тапкыр шалтыраттык. Унберенчедә килделәр, Аннары безне трактор белән авыл башына чыгардылар, мин шәһәргә улым янына киттем. Бөтен авыл халкын чыгардылар. Күршеләрдә нәни балалы гаиләләр да бар», — ди Гүзәл.

 

Реклама

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гүзәл Маминаның йорты агачтан төзелгән. Шундый су басудан соң аны төзәтеп булуда шикләнәләр. «Мин анда кайтырга да куркам. Зур су буласын белсәк, бөтен әйберне күтәрер идек. Мебель, техника, суыткыч — бөтенесе йөзә. Тавыклар батып үлгәндер инде, этне, сарыкларны һәм кәҗәләрне койма аша күтәреп алып чыгып, су булмаган урынга бикләп калдырдык», — ди Гүзәл.

Ул алдагы елларда мондый хәл булмавын әйтә. Элек юлны гына су баскан. Авыл халкы елгада су тыгылгандыр дип фаразлый, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: bashinform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X