erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар: “Бөтенләй тавышсыз каласың килмәсә, эшеңне алмаштыр”, диде...

Тукай якташы булып дөньяга килгән кыз балачакта биюче булырга хыялланган. Шуңа күрә ул тәпи китү белән сәхнәгә менгән. Әнисе клубта эшләү сәбәпче булгандыр инде моңа. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Башта күбәләк кебек очып биегән, аннары инде бер менгән сәхнәдән төшәсе килмичә, сакау теле белән шигырьләр сөйләгән, үсә төшкәч, төрле спектакльләрдә дә уйнаган. (»Шәһри Казан», Йолдыз Шәрапова)

Арча районы Яңа Кенәр авылында бер генә бәйрәм дә аның катнашыннан башка гына узмаган.“Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, дигәндәй, ул да остарган, хәтта Мәскәүгә барып ансамбльләре белән Бөтенроссия конкурсыннан лауреат исеме дә алып кайтканнар. Ләкин атаклы биючеләр, ансамбль солистлары, театр артистлары арасыннан эзләмәгез сез аны. Бездә бүген кунакта – халык күңеленә бормалы моңнары белән үтеп кергән, җырчы Нурзадә.

– Сәхнәгә шулай озак еллар “пропискада” булгач, тамашачы алдына чыгудан курыкмыйсыңдыр да, оялмыйсыңдыр да инде син.
– Сәхнә – тылсымлы җир. Анда бер менсәң, тиз генә төшерми инде ул сине. Оялам димим, ә менә дулкынлануым бар. “Тамашчының ышанычын аклый алырмынмы?” – дип борчылам.

– Сәхнә кешесе булгач, һөнәр сайлау да җайлы булгандыр?
– Алай димәс идем. Җырчы булуга мин урау юллар аша килдем. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач та педагогия институтының чит телләр факультетына укырга кердем. Француз, инглиз телләрен өйрәндем. Студент елларында да сәхнәдән төшмәдем. «Каз канаты» ансамбленә йөрдем. Аеруча һинд биюләрен башкарырга ярата идем. Шулай җырлап-биеп кенә дипломлы булгач, мәктәптә укытучы булып та эшләдем. Башкаланың 71нче мәктәбендә укыткан чагымны бүген дә сагынып искә алам. Балалар, аларның әти-әниләре белән дә уртак тел тапкан идем. Ләкин укытучылыкның бер һөнәри чире мине дә урап үтмәде: көненә алтышар дәрес бирү тамагамны өзлектерде. Табиблар: “Бөтенләй тавышсыз каласың килмәсә, эшеңне алмаштыр”, – диде.
Балачактан китаплар уырга ярата идем. Әни ачуланса да, качып-качып укый идем. Бервакытны хәтерлим шулай, Сабантуе көнне мәйданга барасым бар, әниләр көтеп тора, ә мин хәзер бетә дип китап укып утырам. Төне буе укыган китабымның азагы ничек тәмамланасын бик беләсем килгән иде. Шуңа да «Кая барыйм?» – дип аптырап тормадым, Татарстан милли китапханәсендә эшли башладым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шундый моңлы тавышыңны ничек кайтара алдың соң?
– Китаплар дәвалады дияр идем. Бәлки, минем тавышның укытучы булып сөйлисе түгел, җырчы буласы килгәндер, шуңа кәефсезләнгәндер. Акрынлап җайланды ул. Искәндәр Биктаһировка рәхмәт, күреп ишетеп, үзенең бригадасына алды. Анда ике ел җырладым. 2006 елда УНИКСта беренче концерт белән тамашачы каршына чыктым. Аннары исемсез генә беренче альбомым дөнья күрде.

Тулырак:http://http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/tabiblar-btenly-tavyshsyz-kalasy-kilms-eshene-almashtyr-dide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X