Реклама
Бу максатка 1 млрд акча бүленәчәк
Табиблар, укытучылар һәм социаль хезмәткәрләргә киләсе елдан ипотека взносына 1 млн сум акча бирелә башлаячак. Дөрес, бу түләүләр әле Краснодар краенда гына каралган, дип яза “РИА Новости”.
Программа 5 елга исәпләнгән. Субсидияне 1 мең белгечкә, крайда 10 елдан артык яшәгән һәм үзенең торагы булмаганнарга бирәчәкләр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз