Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тагын 30 кеше вирус йоктырган

    Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле республикада 21170 кеше вирус йоктырган.

    Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында хәбәр итте. Пандемия башланганнан бирле 18 меңнән артык кеше, шул исәптән узган тәүлектә 16 татарстанлы дәваланган.  

    Любовь Авдонина вирус йоктыру очраклары яңадан арту куркынычы барлыгын әйтте һәм халыкны саклану чараларын күрергә чакырды. “Битлекләрне дөрес кисеннәр иде, чөнки соңгы вакытта битлек киюгә игътибар кимеде. Аны ияк астына киюдән файда юк. Халык күп җыелган урыннарга барудан тыелырга кирәк. Вирустан саклануның иң яхшы чарасы – вакцина ясату”, - ди Л.Авдонина.

    Реклама

    Аның сүзләренчә, чикләүләрне бетерү турында сөйләшергә иртә. Май бәйрәмнәренең нәтиҗәсе май ахырында гына билгеле булачак. 

     http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tagyn-30-keshe-virus-yoktyrgan

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: