erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын бер пирамида ишелде: зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать итә башлаган

“Финико” компаниясеннән зыян күрүчеләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә башлаган. Әлеге компания Россиядә юридик зат буларак теркәлмәгән, эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе һәм махсус рөхсәте дә булмаган ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

 

– Әлегә унлап гариза бар, әмма ул сәгать саен үзгәреп торырга мөмкин. Халыкның финанс грамоталылыгы юк диләр, гражданнар ул яктан грамоталы, Криптобиржаларны, бу өлкәдәге яңалыкларны күзәтеп баралар. Халыкның түгел, инвесторларның финанс “намуслылыгын” күтәрергә кирәк, – диде матбугат очрашуында Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге җитәкчесе Руслан Дәүләтяров. 

Аның сүзләренчә, “Финико” Россиядә юридик зат буларак теркәлмәгән, эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе һәм махсус рөхсәте дә булмаган. Җинаять кодексының 172.2 нче маддәсе, ягъни финанс пирамидасы оештыру буенча әлегә җинаять эше ачылмаган. Үзәк Банк тарафыннан төгәл аңлатма бирүләрен көтәләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Финико” кертемчеләре исә, уйнала торган спектакльне күзәтеп, ниндидер көтеп тору позициясен алды. Аларга нәрсәләрдер вәгъдә итәләр. Моны ахырга кадәр аңлап бетергәч, мөрәҗәгатьләр дә барлыкка киләчәк. Ахыры котылгысыз гына түгел, ул инде килеп җитте. Әмма аны кабул итәргә, “эшкәртергә” һәм үзең өчен бер карарга килергә кирәк, – диде Руслан Дәүләтяров.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/finiko-da-ishelde-zyyan-krchelr-politsiyag-mrgat-it-bashlagan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X