erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таһир Гайнуллин ни өчен «Салават» җыр театрыннан киткән?

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җыр театры артисты, пародист Таһир Гайнуллин быелгы сезонда тамашачы буларак кына караячак ("Интертат", Казан).

 

— Таһир, Салават Фәтхетдинов җыр театрыннан киткәнсез икән, дигән сүзләр йөри. Дөресме бу?

— Әйе.

— Нигә китәргә булдыгыз?

— Үзем карар кылдым.

— Салават абыйның Сезгә соңгы сүзе нинди булды?

— Ул мине кумады, без аның белән дусларча мөнәсәбәттә калдык. Мин аның белән 16нчы сезоннан башлап эшләдем. Быел, Аллаһ боерса, концертына барам әле! Җәелеп, концертын карарга уйлыйм, тамашачы буларак. Алайса үзебез гел сәхнәдә идек гел.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез?

— Төзелеш компаниясендә үземне сынап карарга булдым.

— Иҗаттан туктарга җыенмыйсыздыр бит?

— Әлбәттә, юк. Чакырсалар, баш тартмыйм. Минем дә бит үз тамашачым бар! 

Чыганак: "Интертат"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X