Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Танылган химик, аспирин уйлап табучы Александр Арбузов хакында 11 факт

    Янәшәдә генә булып та, без белмәгән күпме әйбер бар Җир шарында! Бүген сезне Алексеевск районының Биләр җирлегендә урнашкан Арбузов музее белән таныштырасыбыз килә.

    Әлеге тарихи бинаны Биләр үзәгендә эзләп табам димә. Аны әллә кая, почмакка илтеп салганнар. Әмма җирле кешеләрдән сорасагыз, сез аны тиз табачаксыз.
    Гомумән, Биләрдә борынгы биналар бик күп.

    Музей урнашкан әлеге йортта дөрестән дә Арбузовлар яшәгән. (Бинаны музей өчен генә төзеп куймаганнар, ягъни). Бина Арбузов Баран авылында салынган һәм 1877 елда булачак химик Александр Арбузов шул өйдә, бөлгенлеккә төшкән помещиклар гаиләсендә дөньяга килгән. Күпмедер вакыттан соң Арбузовлар Казанга күчеп китә, ә йорт буш кала. Аннан соң бинаны 50 еллап мәктәп итеп файдаланалар. “Биләр музей-тыюлыгы” оешканда, 1977 елда өйне Биләргә күчерәләр.
    Помещиклар булуларына карамастан, Александр Арбузовның әнисе мәктәптә укытучы булып эшли. Александр үзе дә гап-гади авыл мәктәбендә белем ала. 9 яшендә Казанның беренче гимназиясенә җибәрелә.

    Гимназиядән соң Казан дәүләт университетында укый. Аннан соң Польшага китеп, 11 ел эшли. 1902 елда Казанга кайтып өйләнә һәм хатынын да Польшага алып китә.

    Арбузовның өч баласы була. Өчесе дә әтисе юлын сайлый, гәрчә Александр әфәнде моңа каршы булса да. Чөнки химик балаларын музыка өлкәсендә күрә.   Әмма гомеренең азагында ул барыбер балаларының химик һөнәрен сайлаулары белән горурлануын яшерми.
    Бала чакта Александр Арбузов барлык халык музыка уен коралларында уйный. Казанга укырга киткәч, скрипкада уйнарга өйрәнә.

    Реклама

    Александр Арбузовның иң беренче һәм мөһим ачышларының берсе – ул аспиринны синтезлау. Моңа кадәр аспиринны чит илдән, бик зур акчага гына алып кайта торган булганнар. Ватандашыбыз бу кирәкле даруны Казандагы заводта уйлап тапкан. Ул чорда аспиринны тәүлегенә 16 килограмм эшләп чыгара торган булганнар. Әлеге ачышны Александр Арбузов Беренче бөтендөнья сугышының беренче елында ясаган, чөнки яралыларны дәвалау таләп ителгән.
    Александр Арбузов – канифоль, скипидар, камфор мае уйлап тапкан галим. Боларның барысын да без  хәзер дә кулланабыз.
    Танылган химик фотога төшерергә бик яраткан, шуңа музейда да аның фотосурәтләре бик күп.

    Музей бүлмәсенең почмагында кечкенә өстәл тора. Ул гади өстәл генә түгел, ә пыяла куыгы өрә торган итеп җайлаштырылган. Александр Арбузов үзенә кирәкле колбаларны шәхсән үзе ясаган.

    Музей экспонатлары арасында таҗиклар халатын күрергә була. Арбузов мамык үсемлекләренә зыян сала торган бөҗәкләргә каршы агу уйлап тапкан. Моңа рәхмәт йөзеннән таҗиклар аңа үзләренең милли стилендә эшләнелгән халат белән түбәтәй бүләк иткән.
    Танылган химикның рәсем ясау буенча белеме булмаган, әмма ул искиткеч рәсемнәр ясаган. Картиналарның күчерелмәсен шулай ук музейда күрергә мөмкин.
    Александр Арбузов депутат та була, 6 тапкыр Ленин исемендәге орден белән бүләкләнә, Социаль Хезмәт герое исемен ала.

     http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tanylgan-khimik-aleksandr-arbuzov-khakynda-11-fakt

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: