erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган саунд-продюсер Илдус Дәүләнов: «Хатыным бик сабыр»

Татарстанның һәм Башкортстанның танылган саунд-продюсерларының берсе, композитор, аранжировка ясау остасы Илдус Дәүләнов белән «Интертат»тан алынган әңгәмәне тәкъдим итәбез

Вакытны ничек дөрес бүләсең? Синең искиткеч чибәр тормыш иптәшең, 2 улың үсеп килә. Гаилә дә күп вакыт таләп итә.

 – Тырышам инде аларга да вакыт бирергә. Балаларны да тегендә-монда йөртергә тырышам, хатын белән дә берәр җирдә ял итеп алырга кирәк бит инде. Балансны тотарга тырышам. Элек вакыт күбрәк эшкә бирелә иде, хәзер гаиләгә дә вакыт табарга тырышам.

Миңа тормыш чәчәгең бик сабырдыр кебек тоела...

 – Сабыр, бик сабыр. Андый саунд-продюсерны бар хатын да түзә алмас иде. Кичтән дә җырлар яздырабыз. Иртән 8дә чыгып китеп, кичке 5тә өйгә кайта торган эш режимы түгел бит. Уфада яшәгәндә Элвин Грей белән тыгыз эшләгәндә, ул якын-тирәдәге районнарда концерт куя да, төнге сәгать 2дә мине килеп ала. Студиядә яздырабыз, кире кайтарып куя. Шундый ирне эшен аңлап, белеп түзәргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Компромиссларны ничек табасыз? Аның да үз кыйммәте, синең дә үз ашкынуың бар...

 – Бер-беребез белән компромисс табабыз инде, сөйләшәбез, үпкәләп кенә утырып булмый, ни генә булмасын, аралашырга кирәк. Аңа – нәрсә, миңа нәрсә җитмәвен аңларга була. Сөйләшергә вакыт.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/ildus-daulanov-xatynym-bik-sabyr-5869844

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев