Арск-Информ
  • Рус Тат
  • ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд»ның 1 этабы җиңүчеләре билгеле булды

    Җиңүчеләр арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм башкалар бар. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге http://100brand.ru/ сайтында урнаштырылган. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

    ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең беренче этабында беренче 57 җиңүче билгеле булды. 

    1 марттан 31 мартка кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак, анда тагын 43 бренд, һәр районнан берәр, сайлап алыначак. Татарстанның барлык районнары тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерүче оешмалар һәм предприятиеләр арасында көндәшлек җәелдерелә.

    Реклама

    Тавыш бирү сылтама буенча 1 марттан башлана.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: