erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар дальнобое: «Соңгы рейсым булмаса иде дип чыгып китәм»

Юллар кешеләрне кая гына илтми дә, ниләр генә күрсәтми. Көненә меңәрләгән километр юллар үтүче һәм машина белән Находка якларын әйләнеп кайткан «татар дальнобое» Назим Галимов үзенең юлда күргәннәре һәм һөнәре турында «Интертат»ка сөйләде

Тумышы белән Саба районы Сәрдә авылыннан булган Назим Галимов инде ике ел юлларда йөри. Ул дальнобойщик, ягъни зур фуралар белән илебезнең төрле почмагына әле бер әйбер илтә, әле алып кайта.

Назим армия сафларында хезмәт итеп кайта, аннан күрше урам кызына өйләнә, хәзер тормыш иптәше Гөлфинә белән ике ул үстерәләр. Кечкенә малайлары Фаил быел балалар бакчасын тәмамлаган, мәктәпкә җыена, ә олысы Наил 3 сыйныф укучысы.

«Башта 15 елга якын төзелештә бригадир булып, Мәскәүдә эшләдем. Бер ай анда торып, өйгә 1-2 атнага, 1 айга кайта идек. Җиңел машина белән арба тагып, Мәскәүгә эшкә йөрдек. Ул оешма банкротлыкка чыккач, мин кире монда кайтырга мәҗбүр булдым.

Юлда йөргәндә төрле кешеләр белән таныша-күрешә идек. Һәрвакыт шул дальнобойщикларны, бу машинаны йөртүләре авырмы икән, моның белән ничек борылалар, көпчәкләре каян бара икән дип фураларны күзәттем. Гел юлда булуларына карамастан, араларында төрлесе бар: чиста-пөхтәсе, сакал-мыекка батып беткәне дә.

Берсендә җәй көне бер вакытлыча туктау урынында (стоянка) таныш булмаган дальнобойщиктан машинасына утырып карарга рөхсәт сорадым. Үзе машинасын карый иде. Шундый зур машинаның руле артына утырып карау кечкенәдән килгән хыялым булды. Бөтенесен карап, күзәтеп чыктым. Шунда ул миңа аягымдагы резин артсыз аяк киеме (шлепанцы) белән салонга кереп утырган өчен ачуланып карады. Алар анда өйгә кергән кебек яланаяк утыралар икән бит», — дип Назим үзенең дальнобойщик булып китүе турында сөйли башлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай итеп Назим зур фураның шоферы булып китә. Аңа берничә компанияне алыштырырга туры килә. «Минем мондый йөк машиналары өчен 2009 елда ук укыган категориям бар иде. Нәрсәгә кирәге булгандыр ул вакытта, белмим, язмыштыр инде.


Зур фураларда йөрү өчен тагын топограф картасы дигән әйбер дә кирәк. Нәкъ шушы машина йөртү таныклыгы кебек үк: фотосы бар, чип белән. Җайланмасына тыгып куясың да, ничә сәгать йөргәнне, ял итткәнне, туктап торганны — барысын да карап, белеп була.

ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, бездән менә шушы яздырып барган язманы сорыйлар. Шуңа карап, закон бозу очрагы булса, штраф салалар. Бу руль артына утырдың да чаптың гына түгел шул. Сак булырга кирәк.

Кабина - безнең өй эче кебек. Без шушында яшибез. Аяк киемнәрен пассажир ягыннан салып калдырабыз да, салонда ялан тәпи йөрибез. Машина белән дә яланаяк идарә итәбез», — ди ул...

Дәвамы: https://intertat.tatar/news/society/09-06-2021/tatar-dalnoboe-so-gy-reysym-bulmasa-ide-dip-chygyp-kit-m-5826161

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X