erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар төбәкләренең тарихына багышланган китаплар тәкъдир ителде

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты татарларның яшәү урыннары тарихы хакындагы китаплар сериясе нәшер итте. Бу уңайдан матбугат конференциясе үтте.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов:
«Институт соңгы елларда татарлар яши торган төрле төбәк һәм авыллар тарихын өйрәнүне актив алып бара. Әлеге китаплар сериясе шул фәнни-эзләнүләрнең дәвамы буларак кабул ителә. Без тәкъдим иткән китаплар — галимнәрнең һәм тарихчыларның кулга-кул тотынышып эшләвенең уңай үрнәге».
Шулай ук спикер, җирле тарихчылар чыгарган китаплардагы хаталар еш күренгәнен, аларда тикшерелгән мәгълүмат чыганаклары ныклап кулланмаганын бигеләде. Ә әлеге саллы хезмәт булган сериядә профессиональ һәм һәвәскәр тарихчылар үзара киңәш корып эшләгәннәр.

Сериягә Лилия Габдрафикованың «Уездный город Мензелинск (XVIII йөз ахыры — ХХ йөз башы)», Эльмира Сәлахованың «Тәтеш өязе татарларының көнкүреше һәм рухи тормышы (XVIII йөз ахыры — XX йөз башы)», Ленар Мифтах, Җәмилә Мифтах, Олег Владимировның «Ревизские сказки 1795 года по уездному городу Елабуге», Таһир Кәримовның «Татарские поземельные волости. Том 1. Булярская волость» һәм «Азнакай төбәге авыллары һәм нәселләре тарихы» басмалары кертелгән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тарих институты татарларның торак пунктлары һәм тупланып яшәгән җирләренең үткәнен алга таба өйрәнергә, анализларга һәм басмалар аркылы мәңгеләштерү максатларын куялар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X