erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татар җырчысы ракка каршы көрәшүе турында сөйләгән

Айгөл Нәбиуллина хәтта бетчә озак төзәлмәгән очракта да табибка мөрәҗәгать итәргә өндәгән.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Айгөл Нәбиуллина “Интертат” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ракка каршы көрәшүе турында сөйләгән.

Аның әйтүенчә, 5 ел элек чирне җиңгән ул. Әмма ремиссиядән соң онкология янә әйләнеп кайткан.

– Биш ел элек миндә тән тиресе рагы – базалиома таптылар. Косметолог, битемдәге шикле әйберне күреп, дерматологка җибәрде. Дерматолог – онкологка. Борынымда иде. Озак вакытлар буе тональ крем сөртеп йөрдем. Шул чагында миңа операция ясадылар. Менә хәзер, 5 ел узганнан соң, шеш янә үсә башлады. Мине хәтта учеттан да төшермәделәр. Чирнең кире кайту ихтималы турында кисәттеләр, сакланырга куштылар. Миңа кояшта озак йөрергә ярамый, солярий бөтенләй ярамый, – дигән ул.

Икенче тапкырында исә, шеш үсә башлауга ук, нәрсә икәнен аңлаган ул. Янә операция ясаганнар.

– Операцияне вакытында ясатсаң, куркыныч түгел, диделәр. Иң мөһиме – шешнең метастазлар җибәрмәве, сөяккә үтмәве, – дип билгеләп үткән ул. Айгөл Нәбиуллина барчабызны да табибка вакытында күренергә чакырган. Хәтта бетчә озак төзәлмәгән очракта та, яман чир түгелме-юкмы икәнен белү өчен, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип билгеләп үткән ул.

Чыганак: Матбугат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев