Татарстан Дәүләт Советы сугыш чоры балаларына өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте
Закон проектын Дәүләт Думасына 2022 елның февралендә кертергә уйлыйлар.
Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтү турында закон проекты тәкъдим итәргә уйлый. Бу хакта "Коммерсант"ка сылтама белән "Реальное время" яза.
ЛДПР депутаты Эдуард Шәрәфиев 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр туган кешеләргә айлык түләүләр кертергә тәкъдим итә. Түләү суммасы яшәү минимумының 30 процентыннан да ким булмаска тиеш. Закон проектын Дәүләт Думасына 2022 елның февралендә кертергә уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
2022нче елны котэсе юк,хэзер кертсеннэр
0
0