Татарстан мәктәпләрендә балаларны коронавирустан вакцинацияләүгә ризалык җыю эше бара
Дмитрий Лопушов вакцинациянең ирекле булачагын әйтте.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәктәпләрендә балаларны коронавирустан вакцинацияләүгә ризалык җыю эше бара.
Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
«Якын арада "ГАМ Ковид-Вак М" вакцинасы Татарстанга кайтарылачак. „Омикрон“ штаммы тиз таралуын исәпкә алып, ата-аналар дөрес карарга килсен иде», — диде Лопушов.
Ул вакцинациянең ирекле булачагын әйтте. Прививка ясатмаган балалар каядыр кертелмәячәк дигән сүзләр дөреслеккә туры килмәвен искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев