Татарстан прокуроры чиновникларны тәртипкә утыртырга җыена
Республикада ел саен ришвәтчелеккә бәйле 1 меңнән артык җинаять эше кузгатыла.
Бу санны журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов әйтте.
– Җинаятьтә фаш ителгән җитәкчене бернинди дәрәҗәләре дә коткарып кала алмас, – диде Рөстәм Гаязов.
Татарстанда ике елда законсыз рәвештә тотылган 600 миллион сум акча бюджетка кайтарып алынган. Быел 533 милллион сумны кайтару буенча эш башкарыла.
Ришвәтчене яклама
– Коррупциягә бәйле 1,5 мең канун бозу факты ачыкланды, шуның 750се чиновникларга кагыла. Камаев, Фәттахов, Нигъмәтуллина, Садриев эшләре тикшерелә. Тукай район советы районының элекке башлыгы Камаевка карата “ышаныч югалту” турында карар чыгарды. Бер депутат аны яклап сөйләгән. Камаев үз гаебен танып, имза куйды. Аны яклап сөйләгән депутат хәзер ни дип әйтер икән? Театр җәмәгатьчелеге Буа театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Садриевны яклап хат язган. Ә бит Садриевның 150 миллион сум үзләштергәнлеге фаш ителде. Ялган мәгълүмат биргән өчен дә җинаять җаваплылыгы барлыгын онытмасыннар иде кайбер кешеләр, – дип искәртте Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов.
“Җәннәт”тә яшәүчеләр күзәтүдә
Матбугат конференциясендә прокурор чиновникларга җитди кисәтү ясады.
– Чиновник барып кайткан илләр санына, кунакханәләр исемнәренә, кайларда яшәвенә, брендлы кибетләрдә акча тотуына тикшерү эшен өйрәнгән вакытта шаклар катасың. “Луи Виттон”, “Армани”, “Гуччи”ның тулы тупланмасы аңарда – бик мода яратучы. Татарстандагы брендлы киемнәрнең һәм люкс автомобильләрнең амбассадоры, мәгәр. Хөрмәтле чиновниклар, сез ниндидер малай-шалаймыни? Сез безне эшли белмиләр, дип уйлыйсызмы? Беләбез һәм эшләячәкбез, – диде Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов.
Ришвәтнең дә бәясе бар
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Рафаэль Усманов сөйләгәнчә, идарә хезмәткәрләре быел ришвәтчелеккә бәйле 972 җинаять эше кузгаткан. Актаныш һәм Тукай районнарының элекке башлыкларының, икесенә бергә исәпләгәндә, 45 миллион сум акча үзләштергәнлекләре ачыкланган.
– Быел ришвәтнең уртача күләме – 377 мең сум, узган ел 263 мең сумны тәшкил итте. Канун бозучылар үзләре турында уйламый икән, инде дә гаиләләре турында уйласыннар иде. Конфискация ясагач, гаиләләре бернәрсәсез кала, ләбаса, – диде Рафаэль Усманов.
Фәттаховның улы ирекле
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев әйткәнчә, Актаныш районының элекке башлыгы Фәттаховның улына карата җинаять эше кузгатылмаган.
– Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының элекке башлыгы Сергей Мироновка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Миронов финанс чыганакларын законсыз рәвештә тотуда гаепләнә, – диде Марсель Дулкарнаев.
“Шәһри Казан” газетасы журналисты соравына җавап биреп, Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов: “Ришвәтчелеккә комсызлык этәрә. Кырын эш өчен үз вакытында чара күрелмәгәнлек, кешене үсендерә. Җавап тотмаска да була икән, дигән фикер ныгый. Аңа кырын гамәле өчен әтисенең каешы эләкмәгән. Мәктәптә дә җавап тотарга туры килмәгән. Ләкин кануннарны бозган кеше барыбер фаш ителә һәм җавабын тота”, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев