erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасында авыл территорияләрен үстерүдә алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

Татарстанда инде икенче ел федераль акча исәбенә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

 

Кайбер районнар үз территорияләрен үстерү һәм авыл халкының торак мәсьәләләрен хәл итү өчен дәүләт ярдәменнән файдаланырга ашыкмый. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.

«Әлеге программаны гамәлгә ашыруда алдынгыларны аерып күрсәтеп була.  Кукмара,Кама Тамагы, Минзәлә, Буа, Актаныш районнары лидерлар бишлегенә керә. Әмма барысы да лидер була алмый, артта калучы районнар да бар. Алар арасында Чистай, Әгерҗе, Әлмәт, Зәй, Алабуга, Бөгелмә һәм Спас районнары бар. Шул ук вакытта Спас районы — бер генә чарада да катнашмаган бердәнбер район. Без алар төзәлер дип өметләнәбез», — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рейтингта беренче торган Кукмара районы дәүләт программасында катнашу нәтиҗәсендә 335 миллион сум җәлеп иткән. Чагыштыру өчен: Бөгелмә районы — 2 миллион сум.

2021 елда Татарстан буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме 1,3 миллиард сум тәшкил итә. Алар арасында федераль бюджет акчасы 934 миллион сум, республика бюджеты акчасы — 219 миллион сум, җирле бюджетлар акчасы — 2,3 миллион сум. Моннан тыш, 166 миллион сум күләмендә бюджеттан тыш акча җәлеп итү планлаштырыла.

Программа авыл халкының торак шартларын яхшыртуга, «авыл ипотекасы» бирүгә, авыл территорияләрен төзекләндерүгә, транспорт инфраструктурасын үстерүгә һәм башкаларга юнәлтелгән Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/26-03-2021/tatarstanda-avyl-territoriyal-ren-ster-d-aldyngy-m-artta-kalgan-rayonnar-bilgele-5815509

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X