erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Социаль фонды: Махсус операциядә катнашу вакыты икеләтә күләмдә стажга исәпләнә

Пенсия билгеләгәндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга билгеле бер ташламалар карала.

Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты икеләтә күләмдә стажга кертелә, пенсия коэффициентлары кебек үк - бер ел хезмәт итү өчен 3,6. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

«<...> бу чор озын стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясен билгеләгәндә дә исәпкә алыначак, ул вакытта картлык буенча иминият пенсиясенә хокук гомуми нигезләрдә пенсия яшеннән ике елга алданрак барлыкка килергә мөмкин, әмма ирләргә 60 яшьтән һәм хатын-кызларга 55 яшьтән иртәрәк түгел. Дөрес, искәрмә бар. Ул иреклеләр берләшмәләрендә булган вакытта зыян күргән яки авыру нәтиҗәсендә инвалид булганнарга каралган. Инвалидлык алган үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләргә дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия билгеләнә», - диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эдуард Вафин шулай ук мобилизацияләнгән гражданнар, үз теләге белән баручылар һәм контрактчыларның хезмәт хокукларын саклау турында сөйләде. Әгәр дә алар хезмәт килешүе буенча эшләсәләр, бу Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү чорына эш урыны саклана, өстәвенә, эш бирүчеләр килешүне берьяклы тәртиптә өзәргә хокуксыз. Ә мобилизация буенча хәрби хезмәт узуын тәмамлаган гражданнарның үзләренә эш бирүче белән хезмәт килешүен кайту вакытыннан өч көннән дә соңга калмыйча, әйтик, хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр хокукын саклап калу өчен, яңадан торгызырга кирәк.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X