erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан театрларында «Алтын битлек»нең 20 номинациясе һәм зур «пшик» (" Интертат", Рузилә Мөхәммәтова)

Татарстан театрлары 20 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итте. Ләкин берәүне дә ала алмады. «Татар-информ»ның мәдәни күзәтчесеннән фаразлар һәм тәкъдимнәр.

Татарстанның өч дәүләт театры һәм ике хосусый театр барлыгы 20 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итте. Дәүләт театрлары драма театры һәм курчак театры буенча бишәр номинациягә кертелсә, хосусый театрлар «Эксперимент» номинациясендә ышанычлы урнашканнар иде кебек. Моңа өстәп унике спектакльнең «Елның иң яхшы спектакльләре» лонг-битенә керүен дә әйтергә мөмкин.

Мәдәният министры Ирада Әюпова да, аның урынбасарлары да әлеге 20 номинацияне республиканың театр дөньясындагы зур уңыш дип бәяләп, матбугат конференцияләрендә һәм башка чараларда искә алдылар.

Кыскасы, сөенечебез зур иде. Әмма бер генә премия дә эләкмәде. Кызганыч.

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Мине шулкадәр күп номинант булуы шатландыра. Бу безнең театр тормышының бик югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Әлбәттә, бу конкурс - анда җиңүчеләр дә, җиңүгә ирешмәгән спектакльләр дә була. Моңа бернинди үпкә дә юк. Иң мөһиме, без Мәскәүдә яхшы спектакльләребезне күрсәтә алдык. Бик уңай бәяләр ишеттек. Шуңа күрә бу безнең театрлар өчен зур дәрәҗә дип саныйм»

Әлеге спектакльләрне Россиянең башка театрларындагы номинантлар белән чагыштырып карый алмыйм, әлбәттә, әмма үзебезнең ТЮЗның «Иваново детство»ны, Түбән Кама татар дәүләт театрының «Таң атканда» хореографик спектаклен һәм «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектаклен карадым - аларның лауреат булырга шансы бар кебек тоелган иде. Бер дә булмаса, «Адәмнәр» спектакленә махсус приз булса да бирерләр иде кебек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәтерләүче булса, Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакленә төп премияне түгел, махсус приз (спецприз) бирделәр (2019 ел). Алар аны төп премия кебек зурлап алып кайттылар һәм лауреат исемен зур итеп йөртәләр. Махсус приз икәнлеген мин хәтерлим дә, Әлмәт театры белә – чөнки ул елны алар үзләре «Кибет» спектакле белән номинант иде. Башкалар өчен ул «Алтын битлек» лауреаты булып хәтердә кала.

Илгиз Зәйниевның Галимҗан Ибраһимов әсәре нигезендә куелган «Адәмнәр»е әлеге шау-шулы спектакльдән бер мыскал да кайтыш түгел иде ләбаса. Әмма махсус призны да бирмәделәр. Курчак спектакле буенча төп призны «Адәмнәр» белән бер номинациядә булган «Хуҗа Насретдин» спектакленә бирделәр. Режиссеры - Тимур Бекмамбетов. Ә сценарий авторы, дөресрәге, Тимурның автордашы – Илгиз Зәйниев. Әлеге спектакльне «Милләтләр театры» Казанга алып килеп күрсәтте. Әйбәт спектакль инде, сүз дә юк. Әмма сүз бу хакта түгел.

Рамил Гали фотосы

Әйдәгез, анализлап карыйк.

Беренчедән, безнең 20 номинация һәм лонг-листтагы унике пункт – болар реаль казаныш идеме? Чөнки мондый уңышсызлыктан соң өреп кабартылган отчет түгелме дигән шик туып куя. Беләбез бит инде - исемлеккә ниндидер спектакльләрне кертү-кертмәү экспертлардан тора дип чамалыйм. Чөнки спектакльләрне бәяләү шактый индивидуаль эш. Ул кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин. Театр тәнкыйтьчеләренең каралган спектакльгә анализ ясавын күп тапкырлар тыңлаган бар - һәркемнең үз каланчасы, үз критерийлары. Лаеклы спектакльне исемлеккә кертергә дә була, кертмәскә дә була. «Любой каприз за ваши деньги» ди урыс бу очракта. Юк-юк, мин әлеге номинацияләр сатып алынган дип шикләнергә дә җыенмыйм. Болар барысы да лаеклы һәм гадел.

Тик монда бер хикмәт бар – театр тәнкыйтьчеләренең төрле фестивальләргә, театр лабораторияләренә катнашуы - аларның керем чыганагы. Әлеге белгечләрне күбрәк чакырсыннар өчен республикалардагы театрларга ниндидер бонуслар бирергә дә кирәк. Образлы һәм гади генә итеп әйткәндә, өчпочмак өчен рәхмәт йөзеннән.

Рамил Гали фотосы. Бу фотода Кариев театры булса да, сүз әлеге театр турында түгел, ә кунакчыллык турында гына бара. Фото шуны күрсәтү өчен кулланылды

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/tatarstan-teatrlarynda-altyn-bitleknen-20-nominaciyase-ham-zur-psik-5852733

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X