erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан юлында BMW һәм «Лада» катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган

Кеше үлеменә китергән авария узган якшәмбедә М7 федераль трассасында, Сосновый бор бистәсе янында булган. Агентлыкның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин «Татар-информ»га шундый мәгълүмат җиткерде.

 

«Зур тизлектә хәрәкәт иткән BMW автомобиленең йөртүчесе 1нче модельле “Лада” белән бәрелешкән. «Лада» шоферы уңга борылган вакытта хәрәкәттә катнашучы башка автомобильчеләргә куркыныч тудырмавына инанмаган», — дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авария булган мизгел бер машинадагы видеорегистраторга эләккән. Нәтиҗәдә, «Лада» автомобиленең пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Җитди зыян күргән ике машина йөртүчене дә Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X