erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 14 яшьлек малай елгада батып үлгән

Прокуратура тикшерү башлаган.

Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында Ык елгасында 14 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Коткаручылар малайның гәүдәсен 3 метр тирәнлектән алып чыккан. Район прокуратурасы балигъ булмаган баланың суда батып үлү факты буенча тикшерү башлаган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Батып үлгән малай турындагы хәбәр 13: 05 сәгатьтә килә. Урынга оператив рәвештә коткаручыларның водолаз төркеме чыккан. Берничә сәгатьтән соң  коткаручылар яшүсмернең мәетен ярдан 10 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектән табып алалар. Бәхетсезлек очрагының сәбәбе билгесез. 

Әлеге елга су коену өчен җиһазландырылмаган.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Минзәлә районы прокуратурасы тикшерү башлаган. 

Чыганак : Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X