erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 24 градуска кадәр салкын булачак

Салкын һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.

Бүген, 7 мартта, Татарстанда салкынайта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда һәм шулай ук Казанда томан төшәчәк.

Уртача җил фаразлана, ул юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төнлә һава температурасы -14 -19 градуска кадәр, аязган вакытта һәм төбәк көнчыгышында 19-24 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава -5, -10 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, Татарстанда шактый салкын һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X