erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 75 мигрант үз илләренә куып җибәреләчәк

Татарстанда “Нелегальный мигрант” чарасы төгәлләнгән. Тикшерү кысасында полиция хезмәткәрләре миграция турында закон бозуның 938 очрагын ачыклаган.

Суд чит кыйтгалардан килгән 75 кешене илдән куып чыгару турында карар кабул иткән. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, закон бозуларның күпчелеге (495 очрак) мигрантларның илебездә яшәү тәртибен санга сукмавына бәйле. Чит илдән килүчеләрне эшкә алу һәм аларның хезмәтеннән файдалану кагыйдәләрен бозуның 388 очрагы теркәлгән. 55 очрак миграция өлкәсендә башка бозуларга кагыла. Чит дәүләтләрдән 55 кешегә илгә керү тыелган. Моннан тыш Россия паспортына ия булган өч кеше төрле җинаятьләре өчен паспортыннан мәхрүм калган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138921/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X